Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






XX гасырда авылның тормыш үзенчәлекләре



2.1 Авыл халкы һәм аның хуҗалык үсеше

 

Егоркино волостенда халык рус, чуваш һәм татар милләтеннән булган. Ләкин Бикүле авылында тулысынча татарлар гына урнашкан. Архив мәгълүматларына караганда 1906 елда Егоркино волостенда барысы 8089 (53,1 %) чуваш, 3959 (24,8 %) рус, 3708 (22,1 %) татар теркәлгән. Ә Бикүле авылында 2293 татар исәпләнгән. Димәк, волостьтагы татарларның күп өлеше (61,6 %) Бикүлен авылында яшәгәнлеге ачаклана. Егоркино волостендагы 1906 еллардагы милләт составы буенча гомуми нәтиҗәләрне түбәндәге таблицадан күрергә мөмкин.

 

Авыл исеме Чувашлар Руслар Татарлар Барысы
Егоркино -
Чияле Тау Вишневая поляна -
Абляскино - -
Урта Камышлы - -
Кече Камышлы - -
Каравыл тавы -
Чуваш мәнҗесе - -
Салдакай -
Абрыскино - -
Якушкино
Аксумла - -
Җәрәп Ерпкино - -
Бикүле - -
Кәкре Атау - -
Рус мәнҗесе - -
Төрнәс - -

 

1924 елда Бикүле һәм Кәкре Атау авыллары Егоркино составыннан чыга һәм 1926 елга чаклыЧулпан волосте составында була.

Район архивыннан Татарстан Респупликасы (ТАССР) Октябрь районы хезмәт депутатларының Бикүле авылы советы башкарма комитеты һәм документаль материаллар фонды (Фонд №40) турында тарихи справкадан алынган мәгълүматлар буенча түбәндәгеләрне ачыкларга мөмкинлек булды:



Бикүле авылы советы башкарма комитеты 1926 елда оештырыла.

Авыл советы территориясендә “Ленин” исемендәге авыл хуҗалыгы әртиле урнаша. Авыл советы башкарма комитеты Бикүле авылында урнашкан, комитет әгъзаларыннан тыш аның үзенең рәисе һәм сәркәтибе була.

Авыл советы башкарма комитеты авыл халкы арасында массакүләм оештыру чаралары үткәргән. Гади халыкны илдә барган үзгәрешләр белән таныштырып барган, аларга. Шулар белән бер рәттән совет власте һәм халык судына сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү чаралары, көндәлек җәмәгать эшләрен җитәкчелек, налог җыюлар, юл төзелешләре һәм башка эшчәнлекләрне тормышка ашыру белән шөгыльләнгән.

1959 елда Татарстан Респупликасы (ТАССР) Югары Советы Президиумы Указы белән Бикүле авылы советы Кәкре Атау авылы советы белән берләшә һәм аңа “Татарстан Республикасы (ТАССР) Октябрь районы Кәкре Атау авылы советы” исеме бирелә”.



ХХ гасыр башындагы авыл хуҗалыгы үсешен XIX гасыр азагы белән чагыштырганда үзгәрешләр күзәтелә.

Авылдагы хуҗалыклар саны вакытлар үтү белән арткан. Җирле халыкның төп хуҗалык эшчәнлеге булып кырчылык саналган. Моның өчен безнең регионда уңай шартлар җитәрлек булган. Барлык тикшерүчеләр дә биредәге кара туфраклы җирнең уңдырышлы булуын искәртеп киткәннәр. Мәсьәлән, Лаврский К.В. җир турында түбәндәгеләрне яза”...Чирмешән буйлары, бигрәк тә аның дала ягы, туфракның сыйфаты буенча бу өязләрдә генә түгел, ә Россиянең барлык территориясе буенча чагыштырып караганда да иң уңайлы, иң уңдарышлы җирләрдән санала. Уртача алганда кара туфрак катламының калынлыгы бер аршин һәм ул төсе, йомшаклыгы буенча иң сыйфатлысы”.

Игенчелектә өч кыр лы чәчү әйләнеше яшәп килгән. Бер кырга көзге культуралар, икенче язгы культуралар чәчкәннәр, өченче кыр ял иткән.

 

Игенчелек кораллары бик гади булып агач сукадан, агач тормадан, урактан, чибагастан торган. Соңгы вакытларда агач сукаларга тимер терәннәр куя башлаганнар. Бу игенченең хезмәтен күпкә җиңеләйткән. Кыска вакыт эчендә зур мәйданнарны эшкәртергә мөмкинлек туган, чәчүлек җир дә яхшы сыйфат белән эшкәртелгән. Җир йомшарту өчен агач тормалардан файдаланганнар. Аларның рамнары да, тешләре дә агачтан булган. Соңга таба агач тешләр тимергә алмаштырылган. Иген чәчү өчен кабыктан ясалган муенга асу өчен мунчаладан үрелгән бау тагылган тубаллардан файдаланганнар. Игенчеләр тубалдан орлыкны җиргә сибеп йөргән. Басуларны чүп үләннәреннән чистарту да күп хезмәт сораган. Уңышны җыеп алуда ир-атлар, хатын-кызлар белән бер рәттән балалар да читтә калмаган. Көз җиткәч хәтта кырда кунып эшләүләр дә булган.

Игенченең төп хезмәт көче ат булган. Атсыз гаиләләр җирләрен киләсе ел уңышыннан түләү исәбенә яллап сөрдергәннәр.

Бөртеклеләр кул тегермәнендә тарттырылган. Мондый авыл хуҗалыгы коралларын бүгенгесе көндә Бикүле авылы мәктәбентә оештырылган тарихи музейда да күрергә мөмкин.

 

 

 

 

Авыл хуҗалыгында кулланылган башка төр хезмәт коралларың 2 нче кушымтадан күрергә мөмкин.

 

ХХ гасыр башыннан авыл хуҗалыгында кайбер үзгәрешләр күзәтелә.

Рус – Япон сугышы Россия өчен уңышсыз тәмамланганнан соң 1905, 1906, 1907 елларда Россиянең иң караңгы почмакларына да революцион дулкыннар барып җиткән.

Беренче бөтендөнья сугышы Россияне дә читләтеп үтми. Россия үзенең басып алу, буйсындыру, Европаны бүлгәләү принцибын тормышка ашыру өчен сугышта катнаша. Халыкны мобилизацияләү башлана. Бу вакытта безнең авылда 550 ләп йорт, 2500 ләп халык яшәгән. Ир-егетләрне солдатка, хәрби эшкә ярарлык атларны сугыш өчен ала башлаганнар. Авылда картлар, хатын-кызлар, балалар гына кала. Бу халыкка тагын да өстәмә авырлык китерә. Чәчелгән уңыш та бик күп югалтулар белән генә җыеп алына. Бер, ике, өч ел үткән, ләкин сугыш тәмамланмаган. Халык көннән көн хәерчеләнгән, ачлыктан үлүчеләр саны арта барган.

Шундый авыр вакытта 1917 нче елның февралендә патшаның төшерелүе турында хәбәр авылга да килеп җитә. Халык моны ничек аңларга да белми. Кайберәүләр –патшасыз ничек яшәрбез, - дип тирән кайгыга баталар. Ләкин күбесе тиз аңлап ала һәм башка авыл кешеләре белән күрше алпавыт. таларга ашыгалар. утарынАвыл халкының Тюрнясево авылында урнашкан Оболенский бояры утарын таларга баруы турында истәлекләр бар Ләкин бу бик озакка бармый. Шау-шулар басылганнан соң, яңадан алпавытлар урыннарына кайтып, халыктан үч алырга тотыналар.

1917 нче елгы октябрь революциясе яшәешкә, иҗтимагый тормышка бик күп үзгәрешләр кертә. Җир турындагы декрет авыл халкы арасында да яшен тизлеге белән тарала. Җан башына җир бүленеп бирелгәннән соң, җиргә интеккән крестьянның үз җирләрендә басып торуы чиксез шатлык була.

Крестьяннарга Дәүләт җирләре бүлеп бирелә башлый. Хәзерге Чишмә поселогы урынындагы җирләр безнең авыл халкына бирелә. Ярлы хуҗалыкларны дәүләт атлар, чәчү өчен орлыклар белән тәэмин итә.

1918 нче елның октябрендә авылга чехлар һәм рус акгвардиячеләре, ә октябрь азагында кызыл гаскәрләр керә. Гаскәрнең командиры татар була. Ул халыкны җыйнап илдәге булган хәлләрне, большевикларның теләген, Совет хөкүмәтенең чыгарган законнарын аңлата. Кызыллар авыл халкына бернинди зыян китермәгәннәр. Чехлар тарафыннан мобилизацияләнгән яшьләр дә авылга качып кайту мөмкинлеген алалар.

Акрынлап булса да дәүләт авыл халкын язгы чәчү өчен орлык белән тәэмин итә башлаган. Бу вакытта граҗданнар сугышы тәмамланын, авыл кешеләре сугыштан кайтканнар. Граҗданнар сугышында авылдан ничә кеше катнашуы билгеле түгел. Ләкин якынча кемнәрнең халәк булуын ачыкларга мөмкинлек булды.( Таблица № 4 )

Бикүлендә халык саны күп булу сәбәпле авылның бер өлеш җире хәзерге “Кара Күл” (Тюбяк) поселогы урынында булган. Шулай итеп Кәкре Атау аркылы үтеп җирләрен эшкәртергә барганнар. Җәй көнендә сыер көтүләре дә аерым бер вакытларда шунда торган. Авыл халкы сыер саву өчен көнгә ике иапкыр барган.бу урын географик яктан бик матур. Тирәли әйләнеп Чирмешән елгасы аккан, аның уң ягында зур урманлык, сул ягында әрәмәлек болынлыклар һәм балыкка бай Кара Күл ята торган була. Менә шушы тормыш өчен уҗайлы урынга чыгу өчен бер төркем халыклар үзара килешәләр һәм 28 йорт 1920 нче елда авыл халкына белдермичә поселокка чыгалар. Бу поселокка чыгуны оештыручылар Муратов даут һәм Зарипов Шакир була.Поселокның старостасы итеп Муратов Даут сайлана һәм “Кара Күл” поселогы дип йөртелә башлый.

Шул ук сәбәп белән икенче поселокка чыгару мәсьәләсе туа. Бу поселокка чыгуны Абдуллин Шарифулла оештыра. Теләүчеләр 32 йорт җыйнала. Алар 1922 нче елда Бикүле авылыннан аерылып чыгалар. Әхмәт исемле таза хәлле крестьян поселокның иң биек җиренә җил тегермәне сала. Аның исеме белән бу поселокны Әхмәт поселогы (Ахметский) дип атап йөртәләр. Алар дәүләт җиренә утыралар. Шулай ук 1922 нче елны дәүләт җиренә Яруллин Шәйдулла инициятивасы белән тагын 32 йорт поселокка чыга. Бу поселокны “Чишмә” дип исемлиләр. Мондый аерылып чыгулар авылда калган халыкның җир участокларын арттырырга мөмкинлек бирә, халык әкренләп нык итеп аякка баса башлый. Граҗданнар сугышы тәмамланганнан соң Совет хөкүмәте тормыш җимереклекләрен бетерүгә әһәмиятен көчәйтә башлый.

1920-1931 елларда халык күмәк тормышка – колхозларга берләшәләр.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы халыкның тормыш үсешенә тоткарлык ясый. Бу еллардагы авыл хуҗалыгы турында мәгълүматлар район архивында сакланган. Түбәндәге таблицада 1941-1947 елларда Ватан

сугышы чорында кырчылык, терлекчелек бунча җитештерү күрсәткечләре бирелгән. Бу күрсәткечләргә нигезләнеп нәтиҗә ясаганда, сугыш елларында авыл хуҗалыгындагы җитештерүчәнлекнең түбәнәюен, 1945 елдан соң әкренләп үсүен күрергә мөмкин. Бу кәрсәткечләр шулай ук диаграммада сүрәтләнгән.

1941 – 1947 елларда кырчылык буенча башкарылган эш күрсәткечләре.

Еллар Культура төре
Бөртекле культуралар: (га) уҗым арышы бодай Барысы   Техник культуралар: (га) Бәрәңге (га)   Яшелчә культуралар: (га) Терлек азыгы культуралары: (га)     З29       4,48                   856,6   41,75     2,2               -             -                        

 

Түбәндәге таблицада шул ук еллардагы терлекчелек тармагы буенча мәгълүматларны күрергә мөмкин.

 

Терлекчелек тармагы буенча алынган күрсәткечләр.

 

Еллар Терлекләр
Мөгезле эре терлек Дуңгыз Сарык Кошлар (тавык, әтәч) Умарта оялары Барлык төр атлар - - -      

 

Кушымтадагы 3 нче таблицада сугыш вакытында авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларның һәм ир-атларның санча кыйммәтен һәм диаграммасы күрсәтелгән.

Ватан сугышыннан соң авыл бик тиз үзгәрә. Бу үзгәрүләргә коммунистлар партиясенең дөрес җитәкчелеге ярдәм итә. Колхоз экономик яктан ныгый. Авылда яңа йортлар салына башлый, хезмәт көненә икмәк, акча, һ.б.төрле авыл хуҗалыгы товарлары бирелә башлый.

Район архивыннан Татарстан Респупликасын (ТАССР) Октябрь районы Бикүле авылы советының Муса Җәлил исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы документаль материаллар фонды турында тарихи справкадан алынган мәгълүматлар буенча авыл хуҗалыгы турында түбәндәгеләрне ачыкларга мөмкинлек булды:

- “ 1959 елның июнь аеннан Татарстан Респупликасын (ТАССР) Октябрь районы Бикүле авылы советының Муса Җәлил исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы шул ук районның Вахитов исемендәге авылы советы белән берләшә. Бу берләшмә “Татарстан Респупликасын (ТАССР) Октябрь районы Бикүле авылы советының Муса Җәлил исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы” исеме белән йөртелә башлый.

Берләшкән күмәк авыл хуҗалыгында җир турындагы хезмәт китабында 4071 гектар җир беркетелгән. Бирегә шулай ук Кәкре Атау, Иске авыл, Кара Күл авылларының җир участоклары керә. Күмәк авыл хуҗалыгы кырчылык, терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнгән.

1963 елның май аенда “Ленин” исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы “Муса Җәлил” исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы итеп үзгәртелә.”

 

2.2 Ватан сугышының канлы эзе.

1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер олы сәхифәсе ята. Ул – совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе.

Бу дөнья тарихында иң авыр сугыш була. Аның нәтиҗәсендә совет халкы миллионнарча корбаннар исәбенә үз Ватанының иминлеген, бәйсезлеген саклап кала, дөнья цивилизациясен коткаруга хәлиткеч өлеш кертә.

1941 елның 22 июнендә Нурлат станциясендә сабан туе үткәрелә. Бәйрәм барышында, иртәнге сәгать 9-10 тирәсендә, атлар белән ике милиционер сугыш башлануы турында хәбәр бирәләр, халыкны тараталар. Бу вакыйгаларны безнең авылдан Лотфуллин Нәсибулла абый белән Шәкүров Исмәгыйль абый үз күзләре белән күреп кайталар. Шулай итеп сугыш башлану турындагы хәбәр яшен тизлеге белән авылга килеп җитә. Авылдагы өлкән яшьтәге кешеләр сөйләменә караганда, авылның берничә кешесен сабан туеннан ук сугышка алып китәләр. 23 июненнән массакүләм сугышка алу башлана. Бик күп кешеләрнең документларын тупларга да өлгермиләр. Шуңа күрә кайбер авылдашларыбызның кайдан киткәнлеген, туган елын, әтисенең исемен ачыкларга мөмкинлек булмады.

“Хәтер китабыннан” һәм башка чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, Ватан сугышында безнең авылдан 197 кеше катнаша. Сугышта һәлак булган авылдашларыбызның исемлеген яңартканда түбәндәге хакыйкать ачыклана:

- яу кырында ятып калган 103 авылдашыбызның бары 21 енең генә кайда җирләнгәнлекләре билгеле, ягъни 82 авылдашыбыз хәбәрсез югалган икән;

- яу кырларында үлеп калган 42 авылдаш турында тулы мәгълүматюк;

- кайда җирләнгәнлекләре билгеле булган 21 авылдашның 1942-1945 елларда хәлак булганлыклары ачыкланды. Моннан чыгып нәтиҗә ясасак, хәбәрсез югалган 82 авылдаш сугышның беренче елында , дәхшәтле 1941 елда һәлак булганлыкларына шик калмый.

Сугыштан әйләнеп кайткан 94 авылдашның да 30 га якыны каты яралылар була. Алар шул яраларыннан савыга алмыйча соңгы 10 ел эчендә якты дөньядан китеп баралар. Шушы эзләнүләр вакытында бу аяусыз сугыш безнең Бикүле халкына никадәр кайгы-хәсрәт, зур югалтулар, әрнүләр алып килгәнлеген тагын бер кат аңладык. Кушымтадагы 5 һәм 6 нчы таблицаларда сугыш вакытында һәлак булган һәм сугыштан соң кайтып тының тормышта вафат булган авылдашларыбызның исемлеге бирелгән.

Сугыш афәте авылның һәр гаиләсенә дә үтеп кергән, бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Мисал өчен Галәветдиновлар гаиләсе: гаиләдән 6 ир-егет сугышка алыналар. Шуларның бишесе – Минхаҗетдин, Таһир, Минәхмәт, Вәли, Исмәгыйль яу кырларында ятып калалар. Тик алтынчы туган Галәветдинов Муса Галәветдин улы гына исән-сау сугыштан әйләнеп кайта һәм 2003 елда вафат була.

Минхаировлар гаиләсенең язмышы да безне кабат тетрәндерергә мәҗбүр итте. Биш туганның өчесе: Мирсәет, Минехан, Габбас сугышта хәбәрсез югалалар. Дүртенче туганнары Мансур сугышта алган ярасыннан, 1945 елда, авылга кайткач үлеп китә. Бары тик Минәхмәт Минехәер улы данлы сугыш юлын үтеп, Берлинга кадәр барып җитә, орден һәм мәдальләр белән бүләкләнеп исән-имин авылга кайта. Авылның ихтирамлы кешесе Минәхмәт абзый 1973 елда үлеп китә.

Ике игезәк, Хәммәдиев Гәрәй белән Вәли Мирза уллары язмышы кемне битараф калдырыр икән?! 1923 елгы ике игезәк егет сугышка китеп, икесе ике фронтта сугышып, бер үк елны – 1944 елда һәлак булалар.

Авылыбызда Бөек Ватан сугышында батырлык үрнәкләре күрсәткән һәм бүген дә авылдашларыбыз горурланып искә ала торган шәхесләребез чиксез күп. Алар турында истәлекләрне безгә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез саклап калган. Без аларны, үз чиратыбызда, киләчәк буынга тапшырырга бурычлыбыз. Һәр елның май аенда Җиңү көнендә игълан ителгән бер минутлык тынлык алар рухына дога булып ирешсен иде.

Ветераннарның йөрәген ниләр телгәләгәнен, яралары нидән сызлаганын без хәзер белә алмыйбыз. Безгә, хәзерге һәм киләчәк буынга, моны аңлый белергә кирәк. Аңларга һәм истә тотарга!

 

2.3 Мәгърифәт үсеше һәм мәдәният үсеше.

Татар мәгарифе системасының нигезен мәктәпләр һәм мәдрәсәләр тәшкил итә. ХХ гасыр башында авыллар халкы укый-яза белми, рус телен белми. Халыкка белем бирерлек мәктәп булмый.

Шул елларда авылларда әкренләп мәдрәсәләр ачыла башлаган. Кыш көне авыл балаларын муллалар, мәзиннәр укыткан. Уку методлары бик түбән булса да, барлык яшьтәге балалар бергә укысалар да, парта, такта, язу, уку әсбплары булмаса да, ул үзенең нәтиҗәсен азмы-күпме биргән. Халыкның уй дәрәҗәсен арттырган.

 

 

Бикүле авылында 1929 4 еллык мәктәп ачыла. Авылда балар саны күп булу сәбәпле, кайбер елларда мәктәптә белем бирү икешәр сменада алып барыла.

Бүгенге көндә көндә укучылар белемне 11 еллык гомуми урта белем бирә мәктәбендә алалар.

Бикүле башлангыч мәктәбенә 1917 нче елда нигез салынган. 1923 нче елда җидееллык итеп, ә 1979 нче елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп 1979 нчы елда 320 урынга исәпләнгән

 

Киң мәгънәдә “мәдәният” төшенчәсе тормыш һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге кешелек казанышларының барлык үрнәкләрен колачлый. ХХ гасыр башында татар мәдәниятында үсеш күзәтелә. Татар җәмгыятенең мәдәни тормышындагы казанышлар шундый зур була ки, 1900-1916 елларны татар мәдәниятының “Көмеш гасыры” дип әйтергә мөмкин.

Бикүле халык театры тарихы 1920 еллардан башланып китә. Күмәкләшү чорында авыл активистлары беренче театрларын халыкка күрсәтә. Шуннан соң, берничә еллар үткәч. Театрның эшчәнлеге бераз сүрелә башлый диярлек. Ә Бөек Ватан сугышы алдыннан театр тарала.

1943 еллардан соң Бикүленнән укырга китүчеләр шул вакытлардан соң кайта башлыйлар. Яшь укытучылар халык арасыннан яшьләрне җыеп “Галиябану” һәм “Хуҗа Насретдин” спектакльләрен халыкка күрсәтәләр. Монда актив булып, укытучылардадан: Миңнурый Юнысова, А.Садыкова; авыл яшьләреннән: Ш.Әхмәтова, М.Галиуллина, Ш.Хуҗиәхмәтова, Газизә Кабирова, Роза Уразгильдиева һ.б. катнашалар.

Сугыштан соңгы елларда сәхнәдә Мәҗидулла Әхмәдиев, Солухан Миннеголов, Хөсәен Гайнетдинов, Хәбибулла Галиуллин, Хасибулла Әһлиуллин, Шәрифҗан Хуҗиәхмштов, Минекай Әхмәтҗанов һ.б киләләр.

1950-1960 елларда сәхнгә Минекай Әхмәтҗановның уллары: Талип, Васыйл, Мансур, Фатыйх күтәреләләр.

Театр иң зур күтәрелешне Гомәр Ибрагимов эшләгән чорда кичерә.

 

Гомәр Кәрим улы Ибрагимов 1949 елның 10 нчы июнендә Октябрь районы Бикүле авылында туа. 1956-1964 елларда Бикүле сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 1962-1972 елларда Алабуга шәһәрендә культура-агарту училищесында укый. Шул елларда театр коллективын оештыра. 1979 елда Гомәр абый Казан Дәүләт Университетына укырга керә һәм аны читтән торып 1982 елда тәмамлап татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга. 1985 елның нябрендә Гомәр Ибрагимов каты авырудан соң вафат була.

1979 елда театрга “Халык театры” исеме бирелә. 1985 елдан соң театрга режиссер булып Исламия Әбделвәлиева килә.

1996 елда Г.Ибрагимов истәлегенә Республика халык театры фестивале үткәрелә. Биредә безнең театр диплом белән бүләкләнә. Бүгенгесе көндә театрны Г.Ибрагимовның тормыш иптәше Асия Вәлемхәммәт кызы Ибрагимова җитәкли.

1976 нче елда авыл уртасына 200 урынлы культура йорты салына һәм ул авылыбызның төп мәдәният үзәгенә әверелә. Бикүле авылы халык театрына киң колачлап эшләргә мөмкинлекләр ачыла.

Мәгърифәт үсешендә диннең роле

Авыл халкыны мәгърифәтен үстерүдә, шулай ук, мәчетләр зур роль уйнаган. Алар халыкның аң-белем дәрәҗәсен үстерүгә, тормыштагы үзгәрешләрне күзалларга ярдәм иткән.

 

Инкыйлабка чаклы Бикүлендә дүрт мәчет – мәхәллә булган. 100 елдан артык тарихы булган рәсемдә сүрәтләнгән мәчет 1905 елдан башлап авылыбыз мөселманнарына хезмәт күрсәтә. Анда беренче имам-хатыйб вазифасын Вәлиәхмәт хәзрәт үти. Тирә-як авылларда руслаштыру барышында да авылыбыз мәчетенең манарасы киселми кала. Сугыштан соң, әлеге мәчеттә имамлыкны Закир Мусин үз кулына ала. Җитмешенче – сиксәненче елларда имамнар алмашынып тора: Мәхмүт хәзрәт, Хатыйп хәзрәт, Нургали хәзрәт... Аларның һәркайсы авыл кешеләренә булдыра алган кадәр хезмәт күрсәтергә тырышалар, дөрес юлга өндәүдән туктамыйлар. Җәмгыятебездә башланып киткән

үзгәртеп коруларның җылы җилләре дә халыкка уңай йогынты ясый. Баштарак мөәзин, соңрак имам вазивасын башкаручы Вәлихәммәт хәзрәт ун елга якын эшләү дәверендә мәчетне төзекләндерә, нигезләренә таш кыстыра, мәчет янәшәсендә яңа мәчет тергезә. Бу исә өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә дини гыйлем алу мөмкинлеге ача. Мөгал-лимлек эшен Закир хәзрәтнең кече улы Нәбиулла Мусин, аннан соң Рафаил Галәветдинов, Зөфәр Миңнеголов, Гайсә Сибәгатуллин башкаралар.

 

Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлагын мөгаллим, Гариф Сәгыйрев тырышлыгы белән гыйбадәтханәнең тирә-ягы матур рәшәткә белән әйләндереп алына.

 

2005 елда, шул елларда колхоз рәисе вазифаларын башкаручы Мингалимов Фәнил Хәлил улы җитәкчелегендә, мәчетебезнең 100 еллыгы билгеләп үтелде.

2007 елдан башлап авылыбыз мәчетендә имам-хатыйб вазифасын Газинур хәзрәт башкара.

 

(Рәсемдә мәчетнең эчке күренешен күрсәтелгән)

Кушымталар.

Таблица № 1

1882 елда җыеп алынган уңыштан сатылган уңыш күләме (пот.)

 

Авыл исемнәре Йортлар саны Сатылган икмәк күләме (пот) Йорт башына уртача сатылган икмәк күләме
Кече Камышлы 135,5
Урта Камышлы 132,3
Егоркино
Абляскино 106,5
Чияле Тау
Каравыл тавы
Аксумла
Чуваш мәнҗесе
Салдакай
Төрнәс
Якушкино
Бикүле

 

 

Таблица № 2

1983 елда крестьян хуҗалыкларының дәүләткә

бирелергә тиешле бурычлары (сум.)

 

Авыл исемнәре Бурыч күләме
Бикүле 10777,94
Кәкре атау 4354,64
Якушкино 1472,62
Урта Камышлы 600,71
Кече Камышлы 556,30
Чияле Тау 291,80
Абляскино 227,30
Абрыскино 219,73
Салдакай 145,17
Аксумла 71,73
Егоркино 52,88
Каравыл Тавы 32,15
Чуваш мәнҗесе 16,03

 

 

 

 

Таблица №3

Күмәк авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларның һәм ир-атларның сан күрсәткече

 

Еллар
Хатын кызлар Ир-атлар

 

 

 

 

Таблица № 4

Совет властен урнаштыруда, интервентларга каршы көрәштә

һәлак булган авылдашларыбыз:

1. Әһлетдинов Ибраһим Әһлетдин улы

2. Алембиков Хасанша Алимбик улы

3. Әһлиуллин Халиулла Әһлиулла улы

4. Әһлиуллин Галиулла Әһлиулла улы

5. Әхмәтвәлиев Вәли Әхмәтвәли улы

6. Әхмәтҗанов Вәли Әхмәтҗан улы

7. Вәлиәһмәтов Нурмөһәммәт Гайнетдин улы

8. Вәлиуллин Ибраһим Вәлиулла улы

9. Ганиев Ильяс Гани улы

10. Гизәтуллин Нуриҗан Тимерҗан улы

11. Гайнетдинов Каюм Гайнетдин улы

12. Губайдуллин Кәрим Губайдулла улы

13. Гиләҗев Минхаб Гиләҗи улы

14. Галимов миневәли Әхмәтвәли улы

15. Гайнуллин Нетфулла Гайнулла улы

16. Галимов Нургали Гали улы

17. Гиниятуллин Шакир Гиниятулла улы

18. Гиниятуллин Кияметдин Гиниятулла улы

19. Гарифуллин Шәриф Гатаулла улы

20. Кәлимуллин Идрис Кәлимулла улы

21. Миңлегулов Әхмәт Мингайса улы

22. Мәсгутов Минхаҗ Мәсгут улы

23. Мустафин Лотфулла мостафа улы

24. Минекаев Мөбаракша Минекай улы

25. Минекаев Әхмәт Минекай улы

26. Мөлеков Гали Сәйфелмөлек улы

27. Мустафин Шакир Мустафа улы

28. Нуретдинов Нургали Нигматулла улы

29. Нигъматуллин Хуҗиәхмәт Нигъматулла улы

30. Ногманов Гильфан Ногман улы

31. Сафиуллин Гаяз Сафиулла улы

32. Сафиуллин Галиулла Сафиулла улы

33. Сафиуллин Гарифулла Сафиулла улы

34. Шайдуллин Мотыйгулла Шайдулла улы

35. Шайдуллин Хатыйп Шайдулла улы

36. Шарафетдинов Шәриф Шәриф улы

37. Шарафутдинов Шәйхетдин Шәриф улы

38. Шайхутдинов Нуриҗан Шәйхетдин улы

39. Хайруллин Шакир Мостафа улы

40. Фәрхетдинов Мәхмүт Әхмәт улы

41. Яруллин Хасән Ярулла улы

 

 

Таблица № 5

Бөек Ватан сугышы кырларында һәләк булган авылдашларыбыз:

 

1. Абдулвалиев Хәйдарҗан Минегалим улы.

2. Әбделвәлиев Әхмәтгәрәй Әхмәтвәли улы

3. Абдуллин Йосыф Абдулла улы

4. Әхмәтов Галимҗан Садретдин улы

5. Әхмәтҗанов Таһир Галиулла улы

6. Әхмәтҗанов Галим Галиулла улы

7. Әхмәтҗанов Хәсәнгата Минегата улы

8. Әхмәдиев Нургали Әхмәди улы

9. Әхмәтов Вазих Хәсән улы

10. Әхмәтов Мәҗидулла Насыйбулла улы

11. Әхлиуллин Слухан Әхлиулла улы

12. Әхлиуллин Хәсән Нәбиулла улы

13. Бадыйгин Сөләйман Шәмсетдин улы

14. Бадыйгин Вәлемхәммәт Шәмсетдин улы

15. Биктәнов Хабибулла Әлмехәммәт улы

16. Вәлиуллин Шәфикъ Вәлиулла улы

17. Вәлиәхмәтов Минсафа Вәлиәхмәт улы

18. Вәлиәхмәтов Кәмәт Нурмехәммәт улы

19. Вәлиәхмәтов Мәхмүт Нурмехәммәт улы

20. Вәлиуллин Сафиулла Мотыйк улы

21. Вәлиев Слухан Гильфан улы

22. Вәлиәхмәтов Хуҗәхмәт Вәлиәхмәт улы

23. Галиуллин Мәхмүт Әхмәтвәли улы

24. Гиззәтуллин Зиннәтулла Нургали улы

25. Галяветдинов Вәли Галяветдин улы

26. Галиуллин Слухан Галиулла улы

27. Галиуллин Гамирулла Гарифулла улы

28. Галиуллин Галиулла Насыйбулла улы

29. Галяветдинов Минагтин Галәветдин улы

30. Галиуллин Гәрәй Насыйбулла улы

31. Галәветдинов Таһир Галәветдин улы

32. Галәветдинов Минәхмәт Галәветдин улы

33. Гафиятуллин Гаяз Гафиат улы

34. Гайфуллин Шәрифулла Гайфулла улы

35. Гатауллин Нургата Гатаулла улы

36. Гайфуллин Гарифулла Гайфулла улы

37. Галиев Вәли Минегалим улы

38. Галиуллни Касыйм Гайнулла улы

39. Гайнетдинов Шәфәгетдин Киаметдин улы

40. Гиниятуллин Хатыйб Гиниятулла улы

41. Җаббаров Мәҗи Хуҗахан улы

42. Гайнетдинов Шәйхетдин Киаметдин улы

43. Җаббаров Хадый Кәрим улы

44. Гайнетдинов Минагтин Киаметдин улы

45. Җаббаров Минәхмәт Җаббар улы

46. Җаббаров Шәйхулла Шәрифулла улы

47. Зәйнуллин Идрис Җирҗиз улы

48. Җаббаров Вәли Абҗаббар улы

49. Загиров Салих Вәлиәхмәт улы

50. Җәмалиев Нургали Җамали улы

51. Калимуллин Гарифулла Кәлимулла улы

52. Зәйнуллин Вазыйх Җирҗиз улы

53. Калимуллин Нәбиулла Насыйбулла улы

54. Камалетдинов Хәсән Камалетдин улы

55. Калимуллин Лотфулла Мотыйк улы

56. Камалетдинов Вәли Камалетдин улы

57. Мәсгутов Әхмәт Мәсгут улы

58. Мөхәмәтҗанов Мөбәрәкша Галим улы

59. Минебаев Вәли Минебай улы

60. Мәхмутов Җамалетдин Киям улы

61. Мәҗидуллин Габсамат Мәҗидулла улы

62. Минебаев Рәхимҗан Минебай улы

63. Минхәиров Мирсәет Минехәир улы

64. Минхәиров Минехан Мингалим улы

65. Минхәиров Габбас Минхәир улы

66. Мирзаханов Кияметдин Кияметдин улы

67. Минеакев Бикмөхәммәт Минекай улы

68. Рахматуллин Галимулла Рахматулла улы

69. Мөхәммәтҗанов Җиһанша Мингалим улы

70. Рахматуллин Шәриф Туктаргали улы

71. Нигъмәтуллин Касыйм Әхмәт улы

72. Нәбиуллин Хәсән Нәбиулла улы

73. Ниъматуллин Тахир Нигматулла улы

74. Сафиуллин Нәбиулла Галимулла улы

75. Рахматуллин Калимулла Рәхмәтулла улы

76. Сагиров Әхмәткәрим Әхмәтсәир улы

77. Сафиуллин Шәфик Зәйнулла улы

78. Салахов Зәйнулла Сәләхетдин улы

79. Сибгатуллин Әхмәт Сибгатулла улы

80. Сафиуллин Хатыйб Насыйбулла улы

81. Сафиуллин Халиулла Хабибулла улы

82. Хасаншин Гәрәй Мөбәрәкшә улы

83. Сагиров Хөсәен Сагир улы

84. Хамматов Гарифулла Хаммат улы

85. Хәйруллин Хәсән Хәйрулла улы

86. Хәйдаргалиев Слухан Хәйдаргали улы

87. Хәйруллин Миенкай Хәйрулла улы

88. Хәммәдиев Гәрәй Мирза улы

89. Хамматов Хасибулла Хәммәт улы

90. Хәлиуллин Шәфик Хәлиулла улы

91. Хәйдаргалиев Җәүҗаз Хәйдаргали улы

92. Хайруллин Галим Хайрулла улы

93. Хәммәдиев Вәли Мирза улы

94. Шәяхмәтов Нурхәммәт Шәяхмәт улы

95. Хамматов Кәрим Әхмәтсафа улы

96. Шәяхмәтов Вәли Шәяхмәт улы

97. Шәкуров Нурхәммәт Шәкур улы

98. Шәгивәлиев Тахирзан Нургали улы

99. Шакиров Минәхмәт Шакир улы

100. Яруллин Гали Ярулла улы

101.Яруллин Солтан Ярулла улы

Таблица № 6

Сугышта алган яралардан яки авырудан тыныч тормышта вафат булган авылдашларыбыз.

1. Әхмәтҗанов Минекай Галиулла улы.

2. Әһлиуллин Шәйдулла Сибгатулла улы.

3. Әхмәтов Хадый Ибраһим улы.

4. Әхмәдиев Мәҗидулла Әхмәтвәли улы.

5. Әһлиуллин Исхак Әхлиулла улы.

6. Әһлетдинов Минегосман Хәйдарҗан улы.

7. Әхмәтов Исхак Ибраһим улы.

8. Әһлиуллин Гобәйдулла Әһлиулла улы.

9. Әхмәтвәлиев Гәрәй Исмагыйль улы.

10. Батдалов Вәлемхәммәт Бикмөхәммәт улы.

11. Батдалов Мәхмүт Вәлемхәммәт улы.

12. Вәлиуллин Галиулла Вәлиулла улы.

13. Вәлиуллин Нәҗибулла Набиулла улы.

14. Вәлиев Минехан Ибраһим улы.

15. Ганиев Исмагыйль Гани улы.

16. Гатин Шакирҗан Гата улы.

17. Галимов Минәхмәт Мингалим улы.

18. Гайнетдинов Җамал Гайнетдин улы.

19. Гайнетдинов Хәсән Гималетдин улы.

20. Гыйльфанов Гәрәй Гыйльфан улы.

21. Гөбәйдуллин Минәхмәт Хайбулла улы.

22. Габитов Галимулла Кәрим улы.

23. Гафиятуллин Закир Муса улы.

24. Гафиятуллин Йөземхан Гаиз улы.

25. Гайнетдинов Мөбәрәкҗан Мирза улы.

26. Галимов Мирза Хәйдар улы.

27. Гайнетдинов Салих Мирза улы.

28. Зайнуллин Шаяхмәт Зайнулла улы.

29. Зәйнуллин Фатых Җирҗиз улы.

30. Ибраһимов Фатых Ибраһим улы.

31. Ибраһимов Кәрим Ибраһим улы.

32. Ибатуллин Хабибулла Самигулла улы.

33. Кәримов Мәхмүт Кәрим улы.

34. Калимуллин Зәки Калимулла улы.

35. Камалетдинов Мәхмүт Кыям улы.

36. Мусин Минебай Могыйн улы.

37. Мусин Шакирҗан Муса улы.

38. Минхәиров Мансур Минехәир улы.

39. Мусин Хәсән Муса улы.

40. Мөхтәсимов Идрис Юныс улы.

41. Минхаиров Минәхмәт Минхаир улы.

42. Минекаев Минәхмәт Минекай улы.

43. Мөлеков Бадретдин Сайфелмөлек улы.

44. Мусин Валимхәмәт Шафигулла улы.

45. Минебаев Фатых Минебай улы.

46. Нәбиуллин Галимҗан Нәбиулла улы.

47. Нигъматуллин Әхмәт Нигматулла улы.

48. Рахматуллин Шәйдулла Рахматулла улы.

49. Рахматуллин Котдус Туктаргали улы.

50. Садыков Вәли Мингалим улы.

51. Садыков Минәхмәт Вәли улы.

52. Садыков Шәрифулла Мингалим улы.

53. Садыков Фатых Вәли улы.

54. Сафиуллин Хабибулла Сафи улы. 55. Сибгатуллин Гәрәй Сибгатулла

56. Сөнгатуллин Нәбиулла Сөнгат улы.

57. Сабиров Хәмәтвафа Хәмәтсафа улы. 58. Садретдинов Мингалим Садретдин улы.

59. Садретдинов Таһир Мингалим улы.

60. Сатдаров Исмагыйль Минсәлим улы.

61. Сагиров Хәммәт Сагир улы.

62. Сагиров Гәрәй Хәммәт улы.

63. Хәсәнҗанов Мәхмүт Хәсәнҗан улы.

64. Хамматов Мотыйгулла Хәммәт улы.

65. Хасаншин Фатыйх Габдулла улы.

66. Хәсәнҗанов Исмәгыйль Хәсәнҗан улы.

67. Хузяхметов Шәрифҗан Вәлемхәммәт улы.

68. Шакиров Фатих Шакир улы.

69. Шаяхмәтов Нургали Шәяхмәт улы.

70. Шәвәлиев Нуриҗан Нургали улы.

71. Шәфигуллин Нурхәмәт Шәфигулла улы.

72. Шәфигуллин Хатыйп.

73. Җаббаров Шәрифулла Җаббар улы.

74. Җаббаров Фәтыйх Габдулла улы.

75. Яруллин Вәли Ярулла улы.

76. Миннегулов Слухан Хасән улы.

 


Просмотров 502

Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2020 год. Все права принадлежат их авторам!