Главная Обратная связь Поможем написать вашу работу!

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






II . Төп өлеш. Бикүле авылы тарихы



1. XVII – XIX гасырларда Бикүле авылы тарихында ниләр булган?

1.1 Безнең ерак бабаларыбыз кемнәр булган, алар кайдан килеп урнашкан?

 

Сакланып калган риваятьләргә караганда, безнең бабаларыбыз беренче булып хәзерге Төрнәче авылына килеп утырганнар, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында алар бу җирдә төпләнеп кала алмаган, хәзерге Иске авыл поселыгы урынына килеп урнашканнар. Иске авыл урынына бер гаиләдән ике туган: Биктимер белән Гаддрахман килеп утырган. Алар ике йорт торгызганнар. Кечкенә генә җир участокларында иген иккәннәр. Шулай да төп кәсеп булып аучылык саналган. Риваятьләр безнең бабаларыбызның бу җирләргә күчеп утыруларын 1560 – 1600 нче еллар белән чикли. “Иске авыл” урыны табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан булганга, киек җәнлекләрнең күплеге, урманның, чирмешән елгасының якында гына булуы яшәү өчен уңай шартлар тудырган дип уйларга тулы мөмкинлек бирә.

Күп еллар буе “Безнең ерак бабаларыбыз кемнәр булган, алар кайдан килеп урнашканнар?” – дигән сорау борчыды. Бу сорауга ачык җавап табу авыр. Ә шулай да безнең ерак бабаларыбызның хәзерге Әгерҗе ягыннан килгәнлекләрен ралсый алырлык дәлилләр бар. Төп дәлилләрнең берсе тел. Бикүле, Кәкре атау авылы халыкларының теле хәзерге Әгерҗә якларында яши торган халыкларның тел үзенчәлекләренә якын тора. 1956 нчы елда Казан Педагогика Институтын оештырган эспедиция безнең авыл халкының тел үзенчәлекләрен өйрәнгән. Алар әйтүе буенча безнең телебез күп кенә яклары белән Әгерҗе халкы сөйләменә охшаш. Безнең бабаларыбызның чукындырудан качып , хәзерге урынга килеп урнашулары бик мөмкин.



Ни өчен Иске авыл урыннарыннан безнең бабаларыбыз хәзерге Бикүле территориясенә күчеп килгәннәр соң? Бу сорауга нигезле, төгәл җавап юк, ләкин бер тәкъбир бар. Вакытлар үтү белән тормышлар яхшырган, авыл үскән. Аучылыкка караганда игенчелек халыклар тормышына торган саен тирәнрәк үтеп керә барган. Игенчелек аучылыкка, балыкчылыкка караганда һәрвакыт диярлек иң ышанычлы кәсепләрнең берсе булган. Ә инде аучылык кеше тормышында өстәмә тармакка гына кала барган. Игенчелекнең киңәюе, терлекчелекнең үсүе халыкларга иртәгесе көн яшәргә ышаныч тудырган. Шуңа күрә безнең бабаларыбыз да иген игү өчен уңайлы, уңдырышлы җирләр эзләгән. Андый җирләр үзләреннән ерак булмаган урыннарда җәелеп яткан. Хәзерге Кәкре Атау авылы урнашкан җир нәкъ шундый җирләрнең берсе булган. Чирмешән елгасын үтеп, көнчыгышка таба берәр километр юл алгач елга үзәнлегендә уңдырышлы җирләр безнең бабаларыбызны үзенә тарткан. Бу үзәннең төньягыннан елга агып үткән. Елга аръягыннан куе урманнар башланган. ә көнчыгышында болынлаклар, кечкенә-кечкенә күллекләр булган. Елга үзәнлегендә бик зур сазлык булып, анда аккошлар оя корганнар, бала чыгарганнар – сазлыкка хуҗа булганнар. Бәлки шуңа күрә бу сазлык халык телендә Аккош күле дип атап йөртеләдер. Аны хәзер дә шулай атыйлар. Мондый табигатьнең матур урыны аучылыктан аерылырга теләмәгән, шулай да игенчелекне үги күрмәгән бер төркем туганнарны кызыктырган. Моннан якынча 400 еллар элек Иске Авылдан хәзерге Кәкре Атау авылы урынына Габдрахман исемле кеше үзенең гаиләсе белән күчеп утырган. Бу авыл аңа нигез салган Габдрахман исеме белән бик озак еллар яшәгән. Авыл үскән, зурайган. Соңыннан авылның исеме дә үзгәргән. Кәкре Күл исеменнән чыгып “Кәкре Атау” дип йөртелә башлаган. Бу исем авылның географик урынына туры килә.



Иске авылда яшәүче икенче төркем күбесенчә игенчелекне артыграк күргән һәм игенчелек алып бару өчен уңайлы урыннар эзләп күп юллар узган. Иске авылдан көньяк –көнчыгышкта тирә ягы зифа камышлар белән капланган зур булмаган инеш агып яткан. Аның тирәсе каен, усак, юкә агачларыннан торган сирәк урманнар белән капланган, игенчелек алып бару өчен уңайлы зур-зур аланнары белән халыкны үзенә тарткан. Көнбатыш ягында елгадан ерак түгел җирдә зирек куаклары белән чолган алынган күл җәелеп яткан. Бу күл халык телендә “Сулы күл” е дип кереп калган, хәзер дә шулай аталып йөртелә.



Инеш һәм күл балыкларга, киек кошларга бик бай булган. Менә бу табигый шартлар безнең ерак бабаларыбызны үзенә тарткан дип уйларга тулы мөмкинлек бар.

Халык инешнең ике ягына да утырган. Инеш буйлары куе камышлар белән чолган алынган, яр буйларыннан салкын чишмәләр бәреп торган. Язгы ташу вакытларында инешкә төрле урыннан кар сулары агын төшеп тирән ерымнар барлыкка китергән. Аннан салкын сулы чишмәләр агып торган.

Инешнең көньягында (хәзерге ындыр табагы урнашкан өлешендә) көчле чишмәләр булып, аның тирә ягында биек өянкеләр үскән. Безнең бабаларыбыз бу урынны изге дип атаганнар. Бу урында гыйбадәтләр кылганнар, корбаннар чалганнар, корылыклы елларда яңгыр теләп “яңгыр боткаларын” да шушы өянкеләр яныннан башлаганнар.

Авылыбызның “Бикүле” исеме кайдан барлыкка килгән соң?

Авыл тарихы турындагы истәлекләргә караганда, беренче булып Иске авылдан хәзерге Бикүле урынына Биктимер исемле кеше гаиләсе белән күчеп утырган. Шул вакытлардан башлап авылны Биктимер авылы дип атап йөртә башлаганнар. Ләкин Биктимер авылының ни өчен “Бикүле” авылы дип үзгәртелүе турында төгәл мәгълүматлар юк. Кайбер риваятьләргә караганда, “Би” дип затлы нәселдән булган кешеләргә әйткәннәр. Ә авылыбыз уртасында гаҗәеп киң күлне шул нәселдән булган кешеләргә атап “Би күле” дип йөрткәннәр.

 

1.2 XIX гасыр азагында авыл хуҗалыгы үсеше

 

XIX гасыр азагында ашлык җитештерү аеруча зур үсеш ала. “Кара” ипигә - уҗым арышы һәм солыга төп урын бирелә. Бәрәңгене күбрәк утырта башлыйлар: аның товар буларак әһәмияте арта. Терлекчелек игенчелек белән чагыштырганда кризис кичерә. Крестьян хуҗалыкларында терлекләр саны аеруча кими. Терлекчелек нигездә натураль, кулланыш характерында була.

XIX гасыр азагында хуҗалык үсешенә мөмкин кадәр тулы бәя бирү өчен 1917 елның Октябренә кадәр булган Егоркино волостеның хуҗалык үсеше турындагы мәгълүматлар кулланылды. Бикүле авылының бу вакытлардагы хуҗалык үсеше Егоркино волостена кергән башка хуҗалыклар белән чагыштырып бирелә. Ул чорлардагы Егоркино волосте составына кергән авылларның карта-схемасын түбәндә күрсәтелгән.

 

Бик күп материаллардан күренгәнчә, XIX гасыр азагында Бикүле авылының хуҗалык үсеше, Егоркино волостенда башка хуҗалыклар белән чагыштыганда, түбән дәрәҗәдә булган.

Халык беренче чиратта кырчылык белән шөгыльләнгән. Авыл хуҗалыгында яңа төр хезмәт кораллары кулланылмаган, җирләр тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәгән. Шуның нәтиҗәсендә авыл халкы үз-үзен җитәрлек күләмдә уңыш белән тәэмин итә алмаган.

Иген үстерүдән тыш, икенче урында, авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр, сарык һәм кәҗә асраганнар. Җирләрне эшкәртү өчен үгезләрне һәм сыерларны җиккәннәр. Бары тик хәллерәк гаиләләрдә генә үз җирләрен эшкәртү өчен ат көче кулланылган.

1883 елда Лаврский К.В. тарафыннан төзелгән таблицада Бикүле авылында хуҗалыклар саны иң күп булуын күрергү мөмкин.

 

  Авыл исемнәре Терлекләр саны
Хуҗалык саны Барлык төр атлар Мөгезле эре терлек Кәҗә Сарык
Егоркино
Каравыл Тавы
Чуваш мәнҗесе
Чияле Тау
Абляскино
Урта Камышлы
Кече Камышлы
Салдакай
Абрыскино
Якушкино
Аксумла
Ерепкино
Бикүле
Кәкре Атау
Рус мәнҗесе
Төрнәс

 

Таблицадан күренгәнчә, авылда барысы 282 хуҗалык исәпләнгән. Ләин бер хуҗалыкка йорт хайваннарының туры килү дәрәҗәсен карасак, хуҗалык үсешенең никадәр түбән булуын күрергә мөмкин. Мисал өчен, безнең авылда бер хуҗалыкка 1,1 ат туры килсә, башка авылларды ул күрсәткеч 1,9 га җитә. Мондый түбән күрсәткеч авылдагы 282 хуҗалыкның 56 сы атсыз (21,3 %) булуы белән аңлатыла.

Терлекчелекнең төп продукциясе булып ит һәм сөт саналган.

XIX гасыр азагында сәүдә йортлары барлыкка килә башлый. Авылның атлы хәллерәк хәллерәк кешеләре үзләрендә җитештерелгән икмәкне сату өчен Мәләкәс һәм Чистай шәһәрләренә барганнанр. Икмәкне сатудан плынган керем хуҗалыка салынган бик күп төрдәге налогларны түләү өчен кулланылган. Шул ук Лаврский К.В.ның 1882 елда сатылган икмәк күләмен күрсәткән таблицадан (Таблица № 1) да Бикүле авылы халкының тормыш дәрәҗәсе түбән булуын күрергә мөмкин. Хуҗалык башына сатылган икмәкнең уртача күрсәткече 90,1 пот булса, безнең авыл өчен ул бары тик 54 пот. Шуның нәтиҗәсендә кайбер крестьян хуҗалыкларының таркалуы күзәтелә. Дәүләткә Бикүле авылы халкының бурычы иң күп санала. (Таблица № 2 )


Просмотров 787

Эта страница нарушает авторские права




allrefrs.ru - 2021 год. Все права принадлежат их авторам!