Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Туган як тарихын өйрәнүнең башлангыч этаплары



Фәнни-тикшерү эше түбәндәге максат һәм

бурычлардан чыгып башкарылды:

 

 

Максаты: туган як тарихын өйрәнүгә нигезләнеп укучыларда патриотлык хисләре тәрбияләү.

 

Бурычлары: - туган як тарихын өйрәнү, аның халкының җәмгыятьтә тоткан ролен ачыклау;

- туган як тарихына, милләтебезгә, карата укучыларның игътибарын җәлеп итү;

- укучыларны мөстәкыйл рәвештә тикшеренү-эзләнү эшләрен башкарырга өйрәтү;

- туган як тарихын чагылдырган материалларны бергә туплау.

 

 

Эзләнү методлары: - авылыбыз тарихын чагылдырган тарихи матбугат басмалары, укыту пособияләре белән тирәнтен танышу;

- авылыбызның җәмгыятьтә тоткан урынын, экономикасын күрсәткән архив материалларын туплау һәм эшкәртү;

- аерым чорларда халыкның үсешен өйрәнергә ярдәм итүче таблица күрсәткечләрен куллану;

- туган ягыбыз турында Бикүле авылыннда яшәүче олы яшьтәге кешеләрдән мәгълүматлар туплау.

 

 

 
 

 


Эчтәлек

 

I . Кереш өлеш. Эшнең төп максатлары, бурычлары.

 

1. “Үткәне юкның – киләчәге юк.”.......................................3

Туган як тарихын өйрәнү башлангычы һәм этаплары.. 3

Авыл тарихы нинди мәгълүматларга нигезләнеп

төзелде? ..............................................................................4

 

II . Төп өлеш. Бикүле авылы тарихы.

 

 



1. XVII – XIX гасырларда Бикүле авылы тарихында ниләр булган?

1.1 Безнең ерак бабаларыбыз кемнәр булган, алар кайдан килеп урнашкан?..........................................5

1.2 XIXгасыр азагындаавыл хуҗалыгы үсеше...........7

 

2. XX гасырда авылның тормыш үзенчәлекләре.

 

2.1 Авыл халкы һәм аның хуҗалык үсеше........................9

2.2 Ватан сугышының канлы эзе............................................14

2.3 Мәгърифәт һәм мәдәният үсеше.......................................15

 

III. Йомгаклау.

IV. Кушымта..

1. Таблицалар........................................................................19

2. Йомгаклау......................................................................... 28

3. Кулланылган әдәбият.......................................................29

 

 

I . Кереш өлеш. Эшнең төп максатлары, бурычлары.

1.“Үткәне юкның – киләчәге юк.”

Тормыш кеше өчен иң кадерле , иң газиз, гомергә бары бер генә килә торган нәрсә. Тормышны алып бару өчен материаль байлыклар кирәк, ә алар бары кеше кулы белән генә барлыкка килә. Җир шарында ул байлыклар һәркемгә җитәрлек, аларны табигатьтән дөрес ала һәм файдалана белергә генә кирәк.



Җир йөзендә яшәгән һәрбер кеше үзенең киләчәген матур, гүзәл итеп күзалларга тырыша, киләчәк тормышының һәр көне үткән көнгә караганда уңышлырак, бәхетлерәк булуы турында хыяллана.

Халык телендә “Үткәне юкның – киләчәге юк” - дигән әйтем бар. Шуңа күрә туган як тарыхын өйрәнү һәм саклау – һәркемнең изге бурычы. Бу хакта Россия Федерациясе төп законының 44 нче канунында да ачык итеп әйтелгән. Туган якны өйрәнү дигәндә без аның табигатен, тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятын күз алдында тотабыз. Барыннан да бигрәк, ул аерым регионнарның үсеш үзенчәлекләрен ачыкларга, озак вакытлар бер территориядә яшәүче халыкларның тормыш дәрәҗәсен өзлекле үзләштерергә мөмкинлек бирә. Туган ягыбызда булган вакыйгаларны тагын да тирәнрәк өйрәнү илебезнең тарихын булдыруга этәргеч бирә. Ә илнең тарихы җирле тарих белән үзара нык бәйләнгән.

 

Туган як тарихын өйрәнүнең башлангыч этаплары.

Россия тарихына нигезләнеп, туган якны өйрәнүгә кагылышлы фәнни хезмәтләр XIV – XV гасырларга карый. XVIII гасыр уртасында Россия төбәкләрен сүрәтләгән беренче хезмәтләр күренә. Туган якны өйрәнүдә күренекле галим М.Ломоносовның да роле бик зур. Россиянең беренче географик атласын булдыру максатыннан ул бөтен губерналарга махсус анкета җибәрә. Анда һәр өлкә буенча аның тарихына, халык көнкүрешенә, табигый байлыкларына кагылышлы сораулар кертелгән була.

Россиядә туган якны өйрәнүдә фәнни һәм уку-укыту эшләре юнәлешләре тәгъдим ителә. 1918 елда кабул ителгән “РСФСРның бердәм хезмәт мәктәпләре нигезнамәсе” кануннары буенча туган якны өйрәнүдә төп рольне укучылар уйнарга тиеш була.

Яңа Россия чорында туган якны өйрәнү гомумдәүләт күләмендә яңарыш тапты. 1990 елда илдә туган якны өйрәнүчеләр берлеге төзелә. Аның тарафыннан кабул ителгән комплекслы программа эшләп килә.

Билгеле булганча Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы нигезендә мәктәпләргә милли төбәк компоненты кертелү белән туган як тарихын өйрәнүгә нык игътибар бирелә башлады. Аны өйрәнү түбәндәге өч этаптан тора:

1. Әзер материалны үзләштерү.

2. Мөстәкыйль белем алу..

3. Фәнни-иҗади эзләнү.

Безнең мәктәптә дә туган як тарихын өйрәнү шушы этапларга нигезләнеп алып барыла. Беренче этапта без “Татарстан һәм татар халкы тарихы” дәресләрдә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча теоретик белемнәр алабыз. Тарихны өйрәнүнең икенче этабында дәресләрдән тыш, матур әдәбият, матбугат, музей материаллары буенча һәм Интернет челтәреннән мәгълүматлар алабыз. Ә инде өченче этапны өйрәнү барышында, фәнни җитәкче белән берлектә, иҗади эзләнүләр алып барып үзебезнең туган ягыбыз тарихы турында мәгълүматлар туплыйбыз.

 

3 Авыл тарихы нинди мәгълүматларга нигезләнеп төзелде?

 

Бикүле авылы тарихын өйрәнү өчен, иң беренче чиратта, Республика тарихы, район тарихы турында мәгълүматлар бик кирәк. Кызганычка каршы районыбыз турында мондый мәгълүматларны туплаган, төгәл вагыйгалар күрсәтелгән фәнни китап басмалары юк диярлек. Шулай да безнең җирлек тарихын чагылдырган язмаларны табарга мөмкинлек булды.

Тарих ул – шәхесләр тарихы, аның тамырлары гаилә тарихына килеп тоташа. Ә үзебезнең туган якны өйрәнгәндә без, атаклы шәһесләр белән бер рәттән гап-гади якташларыбыз язмаларына, аларның сөйләменә игътибар бирергә тырыштык.

Район тарихын өйрәнүне беренче тапкыр 1977 елның апрелендә Петр Константинович Охотников районыбызда чыгып килүче “Дуслык” газетасында чагылдырырга тырыша. “Чирмешән буе җирендә” язмасында автор борынгы заманнардан алып XX гасырның 30 елларына кадәр булган җирле тарихны өйрәнү мәсьәләсен күтәрә. Аның өйрәнүләрен 1993 еллардан соң Федор Антонович Михейкин дәвам итә. И.Л.Сандлер Нурлат шәһәрендә “Туган як тарихы” музеен оештыра.

Бикүле авылы тарихын өйрәнүгә багышланган эш, иң беренче чиратта, төрле архив материалларына, газета җурналлардагы тарихи язмаларга нигезләнеп башкарылды. Авылыбызның берничә гасырга җыелган бай тарихын җыйнауга озак еллар мәктәбебездә тарих фәннәрен укыткан Садыкоф Әхмәт Вәли улының (1921 – 1986) өлеше зур булган. Шулай ук укытучы булып эшләгән Гарифуллин Тәлгат Таһир улы авыл тарихын өйрәнүгә һәм бу истәлекләрне тулыландыруга үзеннән зур өлеш керткән. Авыл тарихы соңгы вакытта табылган истәлекләр белән баеталып, эшкәртелеп бирелә. Авыл тарихын чагылдыручы вакыйгалар Бикүле урта мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Сәгыйров Гариф Хаммәт улы, Шакуров Исмәгыйль Әхмәтсәгыйрь улы, бик күп еллар тарих фәннәрен укыткан Камалов Гиниас Гыйльман улы һәм башка авылдашларыбыз сөйләменнән чыгып алынды. Нурлат шәһәрендә урнашкан район архивыннан алынган төгәл мәгълүматлар белән тулыландыррылды. Район буенча кайбер күрсәткечләрне алу өчен 1994 елда Алабуга шәһәрендә басылып чыккан ”История Егоркинской волости Чистопольского уезда Казанской губернии” дигән укыту пособиясе кулланылды.

 


Просмотров 1378

Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2020 год. Все права принадлежат их авторам!