Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Хәерле көн, хөрмәтле президиум,хөрмәтле авылдашлар,чакырылган иптәшләр!



Бүген, 24нче январь көнне, Туймәт авылы җирлегенең 2014 елда башкарган эшләргә исәп тоту өчен халык җыены уздырабыз.

Җыенны ачарга дигән гражданнарның тавыш бирүләрен сорыйм.

Каршылар-0.

Битарафлар-0.

Халыкның җыенны ачарга дигән тәкъдиме бертавыштан кабул ителде.

Бүгенге җыенның көн тәртибе:

1. 2014 елда Туймәт авыл җирлегендә башкарылган эшкә отчёт.

2. “Чирмешән- Агрохезмәтләре” җәмгыяте Туймәт бүлекчәсе управляющие

Ислам Кыям улы Сәүбанов отчёты

3. 2014нче ел өчен Туймәт авыл җирлегендә эшләүче участковый Нияз Зөфәр

улы Ногманов отчёты.

4. Ветераннар советы рәисенең отчёты

5. Пай җирләрен арендага бирү.

6. Төрлеләр.

Көн тәртибе хакында кемдә нинди тәкъдимнәр бар?

Расларга дигән тәкъдим булды.

Расларга дигән гражданнарның тавыш бирүләрен сорыйм.

Тәкъдим бертавыштан кабул ителде.

Җыенның беркетмәсен язу өчен сәркатип сайларга кирәк була. Сәркатип итеп Сәхапова Халидә Хабир кызын сайларга дигән тәкъдим булды. Тавыш бирүегезне сорыйм.

Каршылар – 0 Битарафлар –0

Тәкъдим кабул ителде.

 

 

Бүгенге җыенда катнашалар: Чирмешән муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Әсхәт улы Шакиров,

Чирмешән муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Тәүфыйк кызы Батыршина, Чирмешән муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы, Чирмешән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Тәлгать улы Гыйльманов,

район больницасынын баш врачы Рафаэль Хамзә улы Габдрахманов, администрация юристы Рунова Татьяна Владимировна,

райпо директоры Мортазин Әбүзәр Рәхимҗан улы, ЧирмешәнГаз хезмәте күрсәтү начальнигы Анатолий Константинович Федоровский, Чирмешән районы “Энергосеть” оешмасы җитәкчесе Рәмил Әхәт улы Кәримов, Чирмешән муниципаль районы ветеринария бүлеге җитәкчесе Таһир Лотфулла улы Гыйниятуллин Чирмешән муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Илһам Бари улы Галимов, Чирмешән хәзерләүләр пункты җитәкчесе Ринат Рамазан улы Гарифуллин, Чирмешән җир кадастры эшләре җитәкчесе Тайдакова Инна Владимировна, Чирмешән районы буенча баш дәүләт налог инспекторы Рамилә Абдулла кызы Мөхәммәтшина, район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Гөлфия Әхәт кызы Гыймранова .



 

 

Туймәт авыл җирлеген бер авыл - Туймәт авылы тәшкил итә.

Авылда барлыгы 188 йорт , 152 йортта кеше яши. 36 хуҗалык ябылган.

Барлыгы Туймәт авылы буенча 555 кеше исәптә тора. Шуларның

43 мәктәпкәчә яшьтә, мәктәп яшендә 65 (Туймәттә 45 бала укый, Лашманда 13, читтә 7 укучы), пенсионерлар 153 кеше, 273 кеше хезмәт яшендә.

Авыл җирлеге буенча 88 җиңел машина, 15 йөк машинасы, 14 трактор исәпләнә. Бүгенгесе көндә барлыгы 304 баш мөгезле эре терлек, шуларның 139ы савым сыеры, яшь терлекләр 165 баш исәпләнә. Атлар саны – 10, 182 баш сарык, 5 кәҗә, 130 баш умарта асрала. Җәй айларында 30-50 һәм аңардан күбрәк каз, үрдәк асраучы гаиләләр бар.



2014 елда Туймәттә 3 сабый туды, вафат булучылар – 6 кеше. Туймәт авыл җирлегендә мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы,

фельдшер - акушерлык пункты һәм 3 кибет эшләп тора. Санап кителгән

оешмалар белән берлектә барлык эшләр дә планлаштырып эшләнә.

Кызганычка каршы, Туймәттә урта мәктәп төп мәктәпкә генә калды, 10 һәм 11 сыйныф укучылары бүгенге көндә Лашман мәктәбенә автобус белән йөреп укыйлар. 2015нче елда Туймәт төп мәктәбенә капиталь ремонт планлаштырылды. Бу ремонт инде башланды. Мәктәпкә пластик тәрәзәләр куелды. Белгәнегезчә, бу ремонт эшләре проект язулары бик күп. Аның төп башы мәктәп директорына төшә. Шул эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештыруы өчен Туймәт мәктәбе директоры Рәзилә Вәлиәхмәт кызы Шәрифуллинага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Форсаттан файдаланып, авыл халкына мөрәҗәгать итәбез. Ремонт вакытында беребезнең дә ярдәме артык булмаячак. Сездән ярдәм сораган вакытта, күмәк көчебезне кызганмасак иде, иптәшләр.

Әйтергә кирәк, мәктәп авыл җирлеге белән бик тыгыз элемтәдә тора. Җинаятьчелеккә профилактика, авылда тәртип саклау мәсьәләләре, ветераннарга булышу, авылны чисталыкта тотуда булышу, халык белән әңгәмәләр үткәрүдә, агитаторлык эшендә мәктәпнең зур ярдәмен тоеп эшлибез. Моның өчен мәктәп коллективына тирән рәхмәтемне җиткерәм, алга таба да бергә эшләргә насыйп булсын.

Туймәт «Йолдыз» балалар бакчасына исә 22 бала йөри. Бакча гөрләп эшләп тора, матур, чиста, якты. Программа нигезендә укытулар да оештырылган. Балалар бакчага теләп йөриләр. Балалар бакчасы коллективына авыл җирлеге белән хезмәттәшлеге өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Балалар саны гына аз булуы борчый. Авыл халкы, бигрәк тә яшьләр, эш эзләп, чит җирләргә китәргә мәҗбүр. Эш табу нияте белән кайларга гына сугылмыйлар. Бу - авыл җирлегенең бер проблемасы.

2014нче ел илебездә мәдәният елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан без мәдәният өлкәсендә дә төрле уздырылган чараларда актив катнашабыз.

“Туган як җәүһәрләре” смотр- фестивалендә барлык оешма коллективы,

авыл үзешчәннәре катнашында районда беренче урынны алдык, 50000сумга сертификат белән бүләкләндек. Бу барыбыз өчен дә зур җиңү, күрсәткеч, бигрәк тә мәдәният елында. Мәдәният йорты җитәкчесе Ралия Шамил кызы Бәдердинова, художество җитәкчесе Илсөяр Гатина, үзешчән сәнгатьтә катнашучы авыл халкына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да шундый җиңүләр насыйп булсын. Шулай ук мәдәният бинасында библиотека эшләп тора. Бик әйбәт итеп җихазлаштырылган, оформлениясе бик әйбэт үз эшен яратып башкаручы Наҗия Мухарям кызы Галимовага да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сәламәтлек – төп байлыгыбыз. Авылыбыздагы фельдшер - акушерлык пунктында да тәртип хөкем сөрә. Авылдашыбыз Сәхапов Рәшит Локман улының спонсор ярдәме белән авылыбыз медпунктына 9 пластик тәрәзә һәм тышкы якка тимер ишек куелды. Авыл җирлеге бюджеты исәбеннән 2 ишек куелды. Спонсорлар ярдәме белән 60 м җир казылып, медпунктка су кертелде. Авыл халкы сорауларына игътибарлы булулары өчен Рәшит Локман улы Сәхаповка, мәчеткә, авылдашыбыз Марат Җабир улы Сабировка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Шулай ук безнең авылыбызда бер почтальон эшләп тора, Җәмилә Әнәс кызы Гайнанова 176 кешегә пенсия тарата. Газета журналларга яздыра,открыткалар, календарьлар көнкүреш товарлары белэн тәэмин итеп тора,почтага түләргә барырга мөмкинлекләре булмаган яки ярдәм белән мөрәҗәгать иткән гайләләрнең камуналь тулэуләренә ярдәм күрсәтә.

2014нче елда шәхси хуҗалыклардан 394615 литр сөт сатылды. Былтыр бу күрсәткеч 305575 литр иде. Күргәнегезчә, аерма ярыйсы. Бу сөткә бәяләр күтәрелү нәтиҗәсе дип карарга кирәктер. Бу уңайдан, сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр Мидхәт Шәрифуллин, Тәлгать Могыйзовлар әйбәт кенә эшләп киләләр. 2, 3-5 сыер асраучы гаиләләр арта бара. Районнан бушлай 7 гаиләгә саву аппараты бирелде. Шул югарылыкны саклыйсы иде. Табыш алу алымының берсе бит инде бу, җәмәгать.

 

Эшләп торучы чүп полигоны тәртипкә китерелде, бу зур эштә Шушмаойл җитәкчеләре техника белән ярдәм иттеләр. Алар тарафыннан җибәрелгән трактор 3 көн дәвамында чүп-чарларны, тиресне өемгә өйде,

казыклар кагып, полигон бау белән уратып алынды. Тик ул баулар, кызганычка каршы, озак тормады. Тирес шулкадәр күбәйде, халык байды дип әйтимме соң, яп-яхшы утын, такта кисәкләре, утынга ярардай агачларны да ташлыйлар. Дөрес, халык күп тапкырлар кисәтүләрдән соң, хәзер чүпне билгеләнгән урынга түгә башлады. Буа буена, заправка янына “Бу урында чүп түгү тыела!” дигән табличкалар кадакланган. Җәмәгать, чисталык үзебез өчен. Полигонны тәртиптә тоту авыл халкының үзеннән тора.

2014 нче елның 1 нче апреленнән 31 маена кадәр чисталык ике айлыгы

игълан ителде. Шушы ике айлык кысаларында барлык оешмалар ,

мәктәп укучылары, авыл халкы катнашында күп кенә эшләр эшләнде:

юл буйлары, оешма тирәләре, Сабантуй мәйданы тәртипкә китерелде,

чүп- чардан арындырылды. Һәрбер хуҗалык үзләренең йорт- тирәләрен,

урамнарны шулай ук тәртипкә салды, җыештырды.

Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы

хакында халык арасында сөйләшүләр даими алып барыла. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, без дә җәй башыннан ук 300 һәм

800 куб.л су сыешлы мичкәләрне су беләп тутырып куйган идек, мотопомпа көйләнде.

Сабан туйларына әзерлек эшләрен иртә башладык. Әрәмә искиткеч дәрәҗәдә пычракка баткан иде. Нинди генә чүп калдыклары, пычрак юк иде бу табигать почмагыбызда. Бюджет эшчеләре, авыл халкы катнашында оештырылган өмәдә әрәмәне булдыра алган кадәр чүптән арындырдык. Әрәмәне чиста тоту – барыбызның да изге бурычы. Сабантуй бәйрәме алдыннан спонсорлар акчасына генератор сатып алынды. Милли бәйрәмебезне кызыклы итеп үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүче авылдашларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Менә алар: Фәссахов Роберт Харрас улы, Сәхапов Рәшит Локман улы, бертуган Хисамиев Мидхәт һәм Рашат Хаернас уллары, Гыйматдинов Әкъдәс Хафиз улы, Вәгыйзов Рәмил Ханиф улы, Кәримов Рамиль Әхәт улы, Кәримов Мидхәт Мифтах улы, Әсәдуллин Сәгыйть Шамил улы, Әхмәтҗанов Фоат Гали улы.

 

Без 29 июнь көнне референдум уздырдык. Анда төп сорау итеп алдарак үткән җыеннарның наказы булган полигон ясау, аның тирәсен җыештыру, тотып алу мәсьәләсен куйган идек. Әйтергә кирәк, референдум бик оешкан төстә, сезнең актив катнашуыгыз астында үтте. Район җитәкчелеге безне бу өлкәдә үрнәк итеп күрсәттеләр. Бүгенге көнне без 69000? сум акчаны җыеп бетердек, тиешле инстанциясенә итеп салдык. Сезгә активлыгыгыз, ситуацияне аңлап эш итүегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Чөнки безнең быел да шундый референдум үткәрү планлаштырыла. Аның төп мүсьәләсе – урамнарыбызны, авылны тиешле дәрәҗәдә яктырту. Алга таба да аңлашып, тыңлашып яшәргә язсын.

Зур проблемаларыбызның берсе булып керә торган асфальт юлның бик начар хәлдә булуы тора. Бу өлкәдә алга китеш бар. 2015 ел планында бездә асфальт юл төзү каралган. Күргәнегезчә, башлангычы инде бар. Үрнәге күз алдыбызда – 113 метр киң, шома асфальт юл инде түшәлгән. Юлчыларыбыз асфальтның калган өлешен дә тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарлар дип ышанасы килә. Ә авыл эчендәге юлларны чистарту буенча Әхмәтҗанов Әкрәм Кәрам улының фермер хуҗалыгы белән договор төзедек. Аннан килгән техника авыл эчендәге юлларны чистартып тора. Шул уңайдан авылдашыбыз, “Энергосеть” оешмасы җитәкчесе Кәримов Рәмил Әхәт улына, үз хуҗалыкларындагы тракторлары ярдәмендә юлларны чистартуда булышкан авыл егетләребезгә дә бик зур рәхмәт.

Август аенда авыл җирлеге идарәсе бинасына өлешчә ремонт ясалды: 5 пластик тәрәзә куелды һәм фасады ремонтланды. Зират капкасы алыштырылды, янында төзәтү эшләре башкарылды. Бу эшләрнең башында торучы спонсорыбыз “Татойлгаз” идарәсе җитәкчесе Роберт Харрас улы Фәссаховка бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Авыл зиратында апрель-майда, сентябрь-октябрь айларында шимбә, якшәмбе көннәрендә берничә тапкыр шул ук авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар көче белән өмәләр оештырылды. Зиратта яшь нарат үсентеләре утыртылды. Бу эшләрдә катнашучы авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшлиселәр күп әле, тагын өмәләр оештырганда сезнең ярдәмне өмет итәбез.

24 ноябрь көнне авылыбызны шаулаткан тагын бер вакыйга булды. Замана стандартларына туры килгән боз мәйданчыгы сафка басты, җылытылган вагончыклар кайтартылды, хоккей уйнаячак 2 команда баштанаяк киемнәр белән тәэмин ителде. Бу зур бүләкне ясаганнары өчен “Татойлгаз”идарәсе җитәкчесе Роберт Харрас улы Фассаховка, аның кул астында эшләүче Әмил Фазыл улы Фәссаховка, Айрат Әнәс улы Гиматдиновка, Динар Фарит улы Абдуллинга, “Татгазинвест” идарәсе җитәкчесе Рәшит Локман улы Сәхаповка, ут, яктырту системасын җайга салучы Рәмил Әхәт улы Кәримовка, боз катыруда өлешләрен керткән барлык авылдашларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Налоглар буенча :

Үзкерем – 367000, үтәлеш – 408442, тәшкил итә 111%

Подоходный налог - 100000, үтәлеш – 103567, 90 104%

Мөлкәт налогы – 95000, үтәлеш – 98771 104%

Җир налогы - 154000, үтәлеш – 170685 111%

Юридик затларга налог(садик)- 18000, үтәлеш - 25419 141%

(мәктәп)- 172000, үтәлеш -206104 120%

Транспорт налогының түләнмәгән суммасы бүгенге көндә 6955 сум. Бу өлкәдә эш алып барабыз. Якын-тирәдә барлык налогларны ябып бетерүегезне таләп итәбез. Әйтергә кирәк, налоглар түләнеше буенча без район күләмендә алдынгы урында барабыз. Планканы алга таба да төшермик. Хәтта “Чирмешән-Агрохезмәтләр” җәмгыяте дә пай җирләренә тиешле налогларны тулаем каплап бетерде.

Тагын бер проблема - пай җирләре. Бу мәсьәлә буенча 6 апрель көнне авыл җыены үткәрдек, халыкка аңлату эшләре алып бардык. 2014нче елның 31нче декабреннән безнең “Чирмешән- агрохезмәтләре” җәмгыяте белән төзелгән килешү үз көчен югалтты. Шунлыктан бүген бу мәсьәләне чишеп калдырырга кирәк. Җирләрне “Агроуслуга”га бирәбезме, әллә шәхси эшкәртүгә аласызмы? Бүгенге көндә бик аз кеше җирне алып эшкәртү белән шөгыльләнә. Бездә барлыгы 1456 га пай җире, шуның 60 гектары оформить ителгән. Тагын 32 га җир оформление стадиясендә. Безнең 5нче көн тәртибе буенча бу мәсьәлә каралачак. Әлегә фикерләрегезне туплый торыгыз.

 

Шул ук 6нчы апрель җыенында көтү хакында да сүз алып барылды. Инде ничә еллар чыкмаган сарык көтүен кабаттан чыгару өстендә дә озак эшләргә туры килде. Ничек итсәк иттек, сарык көтүе чыкты, көтелде.

Бүгенге көндә тагын бер проблема өстәлде: әлегә кадәр бик әйбәт эшләп килгән көтүчебез Митрофанов Эдуард Николай улы Чистай районына күчеп китте, шунлыктан язга сыерларны чыгару өчен көтүче эзләргә кирәк. Табылмаган очракта, кабаттан чират көтүен яңартасы булачак.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне

тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Җиңү бәйрәме алдыннан авыл мәдәният йорты каршындагы мәйдан чистартылды, Билгесез солдат һәйкәленә косметик ремонт ясалды, Россия, Татарстан, район флаглары өчен урын ясалды, флаглар эленде. Бөек Җиңүнең 69 еллыгын зур күтәренкелек белән билгеләп үттек: укучылар тарафыннан олыларга концерт программасы тәкъдим ителде, соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бу чарадан тыл ветераннары, олылар бик канәгать таралыштылар. Өлкәннәр көненә туры китереп, мәдәният йортында Корбан ашы үткәрдек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да лаеклы каршыларбыз дип уйлыйбыз.

Быел шулай ук тагын бер мәсьәлә көн кадагына куелачак: сентябрь аенда Президент постына һәм авыл җирлекләренә сайлаулар узачак. Киләсе сайлауларны да, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә үткәрербез дип ышанып калабыз.

Авылда яшәр өчен барлык шартлар бар: газы-уты кергән, су барыбызның да өйдә, автомат машиналары көйләнгән, үзәк урамнарга асфальт, башка урамнарга таш түшәлгән, йорт саен җиңел машина, бик күбебездә трактор, йөк машиналары бар. Шәхси эшмәкәрлекне җәелдерәсе иде: теплицалар ясарга, яшелчә – җимеш үстереп сатарга, бәрәңге-суган җитештерергә мөмкин булыр иде. Шул юнәлештә эшне киңәйтәсе бар.

Тормыш дәвам итә. Кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Алга таба да сезнең ярдәмне тоеп, бергә-бергә киләчәккә атласак иде.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

Хәзер сүзне “Чирмешән – Агрохезмәтләре” җәмгыяте управляющие Ислам Кыям улы Сәүбановка бирәбез.

Сорауларыгыз булса, рәхим итегез.

 

 


Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2019 год. Все права принадлежат их авторам!