Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе



Йорт хайваннары кешеләр өчен азык чыганагы булып тора. Шул максатларда кеше сыер, сарык, кош-корт асрый. Өйдә матурлык өчен тоткан хайваннар да бар. Болар, мәсәлән, песиләр, попугайлар, аквариум балыклары. Әмма сочинениенең темасы башка хайваннар, нәкъ менә кешегә тормыш алып барырга булышучы хайваннар турында язуны таләп итә. Монда исә кешенең иң беренче һәм иң тугры ярдәмчеләре булган ат белән эт турында сөйлисе килә.

Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла.

Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме − Кашка. Дәү әти миңа атта йөрергә рөхсәт бирә. Җәй көне арба җигеп печәнгә, утынга барабыз. Без печән чапканда, утын җыйганда ул яшел үлән ашап йөри.

Мин Кашканы су буена алып төшәргә яратам. Атка атланып, бүтән малайларны кызыктырып, елга буена төшүләре бик тә күңелле. Анда мин атка су эчертәм, аны яхшылап юам. Кире кайтканда да аңа атланып кайтам. Кашка авыл кешеләренә бәрәңге утыртканда да, бәрәңге алганда да, тирес түккәндә дә булыша.

Ат ул − бик сизгер һәм акыллы хайван. Син аны яратсаң, ул да сине ярата, тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Ат бик кирәкле хайван дип уйлыйм мин. Шушы гаҗәеп хайванга һәр шәһәрдә һәйкәл куйдырыр идем.



Кешенең шундый ук тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала!

Этләрнең дә, атларның да кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә һәм атларга зур рәхмәтле.

Урман җәнлекләре



Безнең як урманнарында керпеләр, куяннар, төлкеләр, тиеннәр яши.

Керпе − бик чәнечкеле җәнлек. Аның бөтен тәне энәләрдән тора. Ул гөмбәләр, алмалар ярата. Аларны, кышка хәзерләп, җир астына күмеп куя. Керпе, ерткыч җәнлекләрдән сакланыр өчен, түгәрәк шар формасын ала. Ул еланнардан да курыкмый. Еланнарның башларына ташлана. Керпе сукыр тычканнар белән дә туклана. Ул үзенең балаларын бик ярата.

Куяннар ике төрле була: йорт куяннары һәм кыр куяннары. Йорт куяннарын ит, тире һәм мамык өчен үстерәләр. Куян ите − бик файдалы диетик ризык, ә мамыгыннан шәлләр, бияләйләр бәйлиләр. Кыр куяннары кышын ак, ә җәен соры төскә керәләр. Бу аларга дошманнарыннан качарга ярдәм итә. Чөнки куяннар бик куркаклар. Алар йоклаганда да бер күзен ачып, берсен йомып йоклыйлар икән.

Хәйләкәр төлкене без әкиятләрдән, җырлардан, табышмаклардан ишетеп беләбез. Анда ул акыллы, чая, хәйләкәр. Ул бик кызыксынучан. Төлке бик яхшы ишетә. Ул кырларда, урманнарда яши. Кырда кыр тычканнары белән туклана. Ул шулай кешеләргә файда да китерә. Чөнки тычканнар кырдагы ашлыкны ашый. Төлке тагын бакаларны, вак кошларны ашый. Җәй көне үсемлекләр белән дә туклана. Урман-кырларда ризык җитмәсә, авылга килеп тавык, үрдәкләрне дә алып китәргә мөмкин.Төлке матур җанвар, купшы киенгән. Туны җылы, матур һәм калын.

Урман җәнлекләре елдан-ел азаеп бара. Аларны сакларга кирәк!

Табигатьне саклагыз

"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.

Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.

Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.

Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. "Миннән соң су басса да ярый" дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең "Сәяхәтнамә" поэмасында болай ди:

Атом кебек шартлап, үкереп түгел,

Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.

Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,

Бакчабызның кадерен белмәсәк без,

Саклый белмәсәк.

Тиен белән очрашу

Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвек ярата,
Сызгырса,
Урманны яңгырата.
Табышмак.

Моның кем булуын аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, бу − тиен. Мин тиенне рәсемдә күргәнем һәм аның турында китаплар да укыганым бар иде. Ә бервакыт миңа тиенне күрергә насыйп булды.

Без әти белән урманга чикләвек җыярга бардык. Бик матур көзге көн иде. Көзге матурлыкка хозурланып, бер-беребездән ерак китмәскә тырышып, чикләвек җыябыз. Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Мин, чикләвек күрергә тырышып, игътибар белән куакка карыйм. Кинәт күзем миңа томырылып карап торган бәләкәй җәнлек күзләре белән очрашты. Аның зур матур күзләре миңа гаҗәпләнеп карый иде. Мин тиенне шунда ук танып алдым. Иң беренче булып күземә озын йонлач койрыгы һәм очы пумалалы колаклары чалынды. Тиеннең йоннары кызгылт, ә күкрәк өлеше аксыл иде. Мин тиенне куркыттым, ахры. Ул кинәт, уктай атылып, бер ботактан икенчесенә сикереп юк булды. Бер мизгелгә сузылган бу көтелмәгән очрашудан, мин озак айный алмый тордым. Тиен күрүем турында әйткәч, әтием миңа тиеннең дә, кышка азык туплар өчен, чикләвек җыюын сөйләде. Тиен аларны оясына, төрле агач куышларына, мүк араларына яшереп куя икән. Чикләвекләрдән башка көнбагыш, миләш, балан, шомырт, яшь куак үсентеләрен һәм кайрыларын да яратып ашый, ди. Ә зоопаркларда, читлекләрдә яши торган тиеннәр алмадан, грушадан, кишердән һәм кипкән җимешләрдән дә баш тартмыйлар икән.

Мин, әти белән сөйләшә-сөйләшә, чикләвек җыям. Үзем күзләрем белән һаман тиенне эзлим. Ә тиен бүтән күренмәде. Мин кайбер чикләвекләрне юри алмый калдырдым. Тиенгә күчтәнәч булсын! Әле бит алда озын салкын кыш бар.


Беренче сентябрьдә

Их, сикердек, шатландык,
Кош кебек канатландык.
Сентябрьнең бере ич,
Бүген уку көне ич.
Мөхәммәт Әхмәтгстиев.

Җәй бик матур булса да, мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар барыбер сагындыра икән.

Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Укытучыма да ошар дип уйлыйм. Чәчләремә матур бантиклар куеп, кичтән үтүкләп куйган күлмәгемне, яңа туфлиләремне кигәч, күбәләктәй матур булдым. Мәктәп киемнәре дә сагындырган икән бит!

Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән. Сыйныфташлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, җәйге хатирәләр, истәлекләр турында сөйлиләр, көлешәләр, шатланалар.

Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Җәй көне анда ремонт ясалган. Бөтен җир көлеп тора. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды.

Укытучым

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.

Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: "Исәнме, матурым, без сине яратабыз".

Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.

Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.

Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!

Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!

Белем − якты нур

Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.

Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.

Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.

Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. "Белемсез − берне, белемле меңне егар", "Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы", "Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы", "Белемнән зур хәзинә юк" ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.

Күңелле тәнәфес турында

Мәктәптә дәресләр арасындагы тәнәфес бер дәрестән соң тулысынча ял итеп, икенче дәрескә әзер булырга мөкинлекләр тудырырга тиеш инде ул. Моны ничек булдырырга соң?

Беренчедән, мәктәптә тәнәфес бик күңелле булсын иде: коридорларда акрын гына төрле музыка уйнап торса (бигрәк тә классик һәм заманча музыка булса әйбәт); күңелле һәм кызык кына театральләштерелгән тамашалар күрсәтелсә; мәктәп радиосыннан күңелле игъланнар һәм мәзәкләр яңгырап торса, ничек күңелле булыр иде!

Икенчедән, тәнәфес вакытында укучылар психологик яктан ял итәргә тиешләр дип уйлыйм: фонтан янында утырып торырга, психологка кереп чыгарга, аквариумда йөзеп йөрүче балыкларны күзәтергә, коридорда попугай яисә кенәриләрне тыңларга мөмкинлекләр тудырылса, бик шат булыр идем. Мин, бик рәхәтләнеп, мәктәптә шундый шартлар тудыруга булышыр идем. Уйлавымча, күп балалар үзләре үк балыклар һәм вак җәнлекләр алып килерләр иде, радиопьесаларда бик теләп катнашырлар, мәктәпкә үзләренең иң яраткан җырлары язылган дискларны биреп торырлар иде.

Әгәр дә мин мәктәп директоры булсам, тәнәфес балаларның уку вакытында иң күңелле вакыт булырлык бар нәрсәне дә эшләр идем.

Яраткан дәресем

Соңгы вакытларда мин рәсем дөресләрен бик ярата башладым. Элегрәк бу дәресне мин бик үк яратып бетерми идем. Чөнки минем рәсемнәрем ничектер ямьсез булалар, аларны кешегә күрсәтергә дә ояла идем, укытучы да ул рәсемнәрне ничектер борынын җыерып кына карый иде дә, уртача гына билге куя иде.

Ә башлангыч мәктәптән бишенче сыйныфка күчеп, безне башка укытучы укыта башлагач, минем рәсем ясауга мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде.

Яңа укытучы безгә башта рәсем ясауның нигезләрен өйрәтте: перспектива нәрсә ул, чагыштырмалылык ничек була, төсләрнең төрле төсмерләрен ничек аерырга, күләгә-шәүләләрне ничек итеп дөрес ясарга икәнлеген аңлатты. Мин бик тырышып, укытучы өйрәткәннәрне кабатладым. Шуңа күрә минем рәсемнәрем бик нык үзгәрде. Аларны инде хәзер бер дә оялмыйча карарга да, кешегә дә күрсәтеп була. Укытучым хәтта аларның кайберләрен бөтен сыйныфыбыз алдында мактап күрсәтә башлады. Шундый вакытларда мин горурлану хисе кичереп утырам, ул көн минем өчен бик тә шатлыклы була.

Дәресне ярату яки яратмау ул дәреснең сиңа ошавы яки ошамавына бәйле, укытучының нинди булуы да бик мөһим. Рәсем буенча минем гел "дүрт" тә "бишләр генә булмый, әлбәттә. Укытучыбыз һөркайчан да гадел билгеләр куя. Андый вакытларда мин начар билгемне төзәтергә, рәсемне яңадан ясарга тырышам.

Мин дәрес әзерлим

Мәктәптә өйгә бирелгән дәресләрне мин кичкә таба әзерләргә яратам. Мин белгән кайбер балалар, өй эшләрен мәктәптән кайту белән үк әзерләп куялар. Өй эшләре күп булганда, мин дә шулай итәм аны. Ә гадәттә, өйгә кайтып ашап алгач, мин я компьютерга утырам, яисә урамга чыгып керәм. Компьютерда я уйнап алам, я Интернетны карап алам, я өйрәтүче программаларда берәр нәрсә ясыйм.

Кич белән мин дөрес әзерләргә утырам. Дәрес әзерләүне авыр фәннәрдән башлыйм. Гадәттә математика, рус телләрен эшләп куям. Башта язма биремнәрне эшлим, аннан соң телдән биремнәрне өйрәнәм. Боларны эшләп бетергәч, мин бераз ял итеп алам − я телевизор карыйм, я музыка тыңлыйм. Аннан соң телдән әзерләнә торган фәннәрне − әдәбиятны, тарихны, биологияне укып чыгам.

Шигырь ятларга бирсәләр, мин аны берничә көн эчендә ятларга өйрәндем. Чөнки бер генә кичтә шигырьне яхшы итеп сөйләргә өйрәнүе авыр. Ә берничә көн кабатласаң, ул яхшырак истә кала, матуррак итеп сөйлисең дә, яхшырак билге дә куялар.

Дәресләрне мин менә шулай әзерлим.

Походта

Бервакыт без сыйныфыбыз белән походка чыктык. Чыгып киткәндә, көн матур иде. Әмма, без бер аланлыкка туктап, ашап алырга әзерләнгәндә генә, көн бозыла башлады. Башта кечкенә генә күренгән болытлар берзаман кабарып, каралып киттеләр, яңгыр исе таралды. Без палаткаларны корып та бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады.

Яңгыр башлангач, мин учак ягарга булдым. Учак ягу авыр эш түгел үзе. Көн коры булып, утын коры булса, аны мин "бер" дигәнче ягып җибәрәм. Әмма яңгыр астыңда, бөтен утыннар юеш булганда, ничек ягасың иңде аны. Юеш утыннар берничек тә янып китә алмады, тик пыскып утырдылар. Малайлар учак ягуның төрле ысулларын өйрәтә башлады.

− Бензин кирәк, − диде берсе.

− Каен тузы кирәк, − диде икенчесе. Әмма боларның берсе дә юк иде бездә.

Шунда мин мәктәп укытучыбыз Илшат Зөфәровичның өйрәткөнннөрен искә төшердем дә, ерак түгел генә үскән чыршы агачларына таба киттем. Нәкъ шулай, укытучы өйрәткәнчә, чыршы агачының аскы ботаклары астында җир коп-коры иде, ботаклар үзләре дә бераз гына чыланган. Малайлар белән шулай чыршының аскы ботакларын кисеп учак ягып җибәрдек. Күңелле уйнаган учак ялкыннары безгә тиздән кайнар чәй һәм җылы аш булачагын хәбәр итә иде. Укытучыны игътибар белән тыңларга кирәклекне мин тагын бер кат шунда аңладым.

Күңелле ял

Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.

Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык. Күңелгә Г. Тукайның шигъри юллары килә:

Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;

Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!

("Валлаһи")

Мин иң алдан бара идем. Искиткеч матур урынга килеп чыктык. "Ял итү өчен менә дигән алан!" дип уйлап та өлгермәдем, укытучым ялга туктау турында әйтте. Монда урман елга яры белән тоташкан иде.

Безнең теләк: чәй кайнату, шашлык һәм көлгә күмеп бәрәңге пешерү иде. Малайлар учак ягу өчен урын сайлый башладылар. Укытучыбыз урманда ут ягарга ярамавын искәртте. Без түбәнгә − елга ярына ук төшеп киттек. Монда инде ут ягарга мөмкин иде. Утынны урманнан җыеп төштек.

Шашлык кыздыруны мин үз кулыма алдым. Әтигә ярдәм иткәләгәнем дә ярап куйды. Бөтен яктан да тигез кызсыннар өчен, мин шашлыкларны күмер өстендә әйләңдергәләп тордым. Шашлыктан тамган май яна башласа, аның өстенә соус сипкәләдем. Шашлыгыбыз телеңне йотарлык булды. Көлдә пешкән бәрәңгене дә авызыбызны пешерә-пешерө ашадык. Табигатьтә, саф һавада һәрнәрсә тәмле булып тоелды. Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча тәмле булды.

Тамак туйгач, рәхәтләнеп уйнадык; арыгач, тынып калып, урман шаулавын, кошлар сайравын, елга агуын, бөҗәкләр безелдәвен тыңладык.

Бу ялны озаккарак сузасы килде. Шуңа күрә без өйгә кич кенә кайттык. Табигатьнең матурлыгы безне әллә нишләтте. Күңелләребез сафланып калгандай булды. Арыдык, ләкин безгә бик рәхәт иде.


Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2019 год. Все права принадлежат их авторам!