Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Ти-әни − иң кадерле кешеләрем



Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.

Уйларыбыз ак кәгазьдә

 

 

СОЧИНЕНИЕЛӘР

 

 

Казан

Quot;Гыйлем" нәшрияты


ББК 81.2 Тат-9

Г 92

Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.

Г 92 Уйларыбыз − ак кәгазьдә...: Сочинениеләр җыентыгы. − Казан: «Гыйлем» нәшрияты, 2008. − 112 б.

ISBN 978-5-9901152-1-8

 

Җыентыкта тормышның төрле якларына караган, төрле күләмдәге 125 үрнәк сочинение тупланды. Сайлап алу яисә берләштереп язу мөмкинлеге күбрәк булсын өчен, һәр темага берничә вариант тәкъдим ителде. Үрнәккә таянып, укучы теләсә кайсы темага сочинение яза алыр.

Китап, нигездә, урта мәктәп укучыларына, әти-әниләргә, укытучыларга татар теленнән ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

 

 

ISВN 978-5-9901152-1-8

 

© Галләмова Р.В., 2008


Эчтәлек

Яшь дус! 5

Мәңге яшь шәһәр. 5

Казанга экскурсия. 6

Ямьле Идел буйлары.. 7

Безнең авыл. 7

Туган авылым.. 7

Туган телем − иркә гөлем.. 8

Туган тел. 9

Туган телемне яратам.. 9

Дуслык теле. 10

Мин гаиләмне яратам.. 10

Дәү әтием.. 11

Дәү әнием.. 11

Иң яхшы кеше. 11

Әниемнең изге куллары.. 12

Минем әнием.. 12

Әти белән сөйләшү. 13

Әти-әни − иң кадерле кешеләрем.. 14

Энем.. 14

Үзем турында. 14

Безнең фатирыбыз. 14

Хыялдагы бүлмәм.. 14

Яраткан шөгылем.. 15

Спорт белән шөгыльләнәм.. 15

Ятимлек. 16

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн. 16

Гаҗәеп дустым.. 16

Дуслык − бөек көч. 17

Чын дус. 17

Тугры дус − җанлы хәзинә. 17

Минем дустым.. 18

Дустыма хат. 18

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш.. 19

Миңа эт нигә кирәк?. 19

Минем этем.. 20

Этләр яхшылыкның кадерен белә. 20

Яраткан песием.. 21

Безнең Мырау. 21



Тутый кош.. 22

Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе. 22

Урман җәнлекләре. 23

Табигатьне саклагыз. 23

Тиен белән очрашу. 24

Беренче сентябрьдә. 25

Укытучым.. 25

Белем − якты нур. 25

Күңелле тәнәфес турында. 26

Яраткан дәресем.. 26

Мин дәрес әзерлим.. 26

Походта. 27

Күңелле ял. 27

Кешеләрдәге матур сыйфатлар. 28

Начар гадәтләр. 28

Җәйге вакыйга. 29

Телефоннан аралаша беләсеңме?. 29

Инсафлы кызлар. 29

Матур сыйфатлар. 30

Патриотлар. 30

Батырлык. 30

Ялган һәм чын батырлык. 31

Моң. 31

Матурлык тудыручы.. 32

Гади генә таш диярсең... 32

Хыял. 32

Киләчәк бүгеннән башлана. 32

Ярату. 33

Игелеклелек. 33

Рәнҗеш.. 33

Матурлык һәм зәвык. 34

Икейөзлелек. 34

Тәрбияле кеше. 34

Исемнәр турында. 35

Сагыну хисе. 35

Тылсымчы булсам.. 35

Күзәтүчән булыйк! 36

Китап − ул хәзинә. 36

Китап − тормыш дәреслеге. 36

Безнең гаиләдә китап. 37

Белемнең тормыштагы әһәмияте. 37

Әдәбият − минем тормышым.. 38

Иң гүзәл кеше. 38

Укытучы булсам.. 39

Мәктәп директоры булсам.. 39

Сәламәтлек сагында. 39

Шәфкать туташы.. 40

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар. 40

Хайваннарга да табиб кирәк. 40

Юлларны гизүче һөнәр. 41

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында. 41

Эшләмәгән − ашамый. 42

Хезмәт кешене бизи. 42



Минем яраткан шөгылем.. 43

Мин бәйли беләм! 43

Эш белмәгән − кеше көлдерер. 43

Көз башы.. 44

Ак көз. 44

Беренче кар. 44

Күңелле кыш килде. 45

Кышкы салкын көннәрдә. 45

Кышкы сихри урманда. 46

Февраль. 46

Ямьле яз. 47

Мин язны ни өчен яратам?. 47

Апрель. 48

Чәчәкләр ае. 48

Җәйге паркта. 48

Җәйге таң. 48

Җәй могҗизалары.. 49

Урманда. 49

Нәүрүз. 49

Карга боткасы.. 50

Сабан туе. 50

Нардуган бәйрәме. 50

Каз өмәсе. 51

Илдә тынычлык булсын. 51

Бөек Җиңү бәйрәмендә. 51

Алар Ватанны сакладылар. 52

Солдат буласым килә. 52

Картиналар буенча инша язу үрнәкләре. 53

М. Казаковның "Үксез бала" рәсеме. 53

Х.А. Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы.. 53

Л. Фәттаховның "Сабан туе" картинасы.. 54

Б. Урманченың "Салтык болыны" картинасы.. 54

Яшь дус!

Сиңа шулай эндәшкәнгә гаҗәпләнмә. Син инде хәзер урта яшьтәге мәктәп балалары арасында. Сиңа карата таләпләр дә үзгәрә, үсә бара. Син хәзер мөстәкыйль фикерли беләсең, уйларыңны ак кәгазьгә төшерергә дә өйрәндең. Әгәр ярдәм кирәк булса, кулыңдагы китап сиңа ярдәмгә килергә әзер. Җыентыкка кергән язма эшләр төрле темаларны эченә ала. Язмаларның авторлары − синең яшьтәшләрең.

Китаптан син туган якка, дуслыкка, туганнарыңа, яраткан хайван-җәнлекләреңө, табигать мизгелләренә, төрле һөнәрләргә һәм башка бик күп күренеш, хис-тойгыларга багышланган язмаларны таба алырсың. Кайберләре сиңа ошап та бетмәскә мөмкин. Бу очракта син үзеңчә итеп уйларыңны ак кәгазьгә төшер, үзеңне сынап кара. Һәркемнең һәрнәрсәгә, һәр вакыйгага үз фикере булырга тиешлеген онытма.

Мәктәп программаларында рәссамнарның рәсем-картиналары буенча эшләр дә каралган. Без алар белән эшләү үрнәкләрен дә сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык, һәр рәссам үз фикерен буяулар белән җиткерә, ә син шул фикерләрне сүзләргә күчерергә тырыш.

Без исә бирелгән язма эшләрдә яктыртылган мәсьәләләр сине дә бик еш уйландыра, хыял канатларында очырта, борчый торгандыр дигән фикердә. Шуңа безнең максатыбыз − сине дөньяның, яшәешнең һәр мизгеленә игътибар белән карарга, фикерләреңне эзлекле, җыйнак итеп бирә белергә, тел хәзинәләреннән оста файдаланырга өйрәтү. Эшкә кереш. Әле язылмаган ап-ак кәгазь битләре синең уй-фикерләреңне көтеп ята.

Уңышлар сиңа, яшь дус!

Авторлар.

Мәңге яшь шәһәр

Иркәли җанны Идел һавасы,
Ишетәм синдә әнкәм авазын.
Мәхәббәтем син,
Бәхетем каласы −
Мең яшьлек Казан,
Мең яшәр Казан.
Роберт Әхмәтҗанов.

Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.

Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.

Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.

Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. "Хан кызы Алтынчәч", "Кабан күле", "Алпамша" әкиятләре, "Туйбикә казаны" легендалары − әнә шундыйлардан.

"Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.

...Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш". ("Туйбикә казаны".)

Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.

Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.

Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.

Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән... Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.

Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!

Казанга экскурсия

Менә без Казанда экскурсиядә. Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.

Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш. Кремль безгә бик ошады.

Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.

Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.

Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.

Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.

Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.

Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.

Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.

Ямьле Идел буйлары

Туган ягымның табигате бик матур. Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә бәләкәй чакта ук аның табигатенә сокланып үстем. Җәй көннәреңдә ул тагын да матурая.

Бервакыт без Идел буена походка бардык. Җәйнең матур бер көне иде. Идел безне җем-җем итеп уйнап торган чал дулкыннары белән сәламләп каршы алды. Күктә − кошлар симфониясе, су өстендә − акчарлаклар уйнавы.

Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын! Яр буеңда йөзьяшәр наратлар, имәннәр тамырлары белән җиргә нык ябышканнар. Әмма кайберләре яр белән бергә җимерелеп төшкән, шулай да, табигатькә үзләренчә җайлашып, үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына шатланып, дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.

Мондагы табигатьнең гүзәллегенә хәйран каласың. Идел ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы комыннан барасы да барасы килә. Су өстендә уктай атылып балык тоткан акчарлакларны күзәтеп тору да кызык. Ә Иделнең суы... Кызу көндә колач салып йөзүдән, бергәләшеп су чәчрәтә-чәчрәтө уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?!

Халкыбызның бөтен тормышы диярлек шушы елга белән бәйләнгән. Шулай булмаса, ул аны җырларга кушып җырламас иде.

Идел бит ул, Идел бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул...

Татарстаныбызның матурлыгын күрәсе килгән кешегә Идел буена барырга киңәш итәр идем мин.

Безнең авыл

Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез килсә, безнең авылга килегез. Мин авылыбызның бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм. Шагыйребез Г. Тукай әйтмешли, "уйласам авылымны, гакълымнан да мин хәзер шашам" ("Шүрәле"). Авылымның искиткеч бер урыны турында гына сөйлисем килә. Мондый гүзәллекне сез башка бер җирдә дә таба алмассыз. Ул − безнең авылдан ике чакрым чамасы ераклыктагы күл. Аны безнең авыл халкы Мүкле күле дип йөртә. Гадәттә аның "күле" сүзе төшеп кала. "Мүклегә барам, Мүкледә коендым..." дип кенә сөйләшәләр.

"Күлләр күп инде ул, безнең авылда да бар", − диярсез. Бардыр, әмма безнеке кебеге юк. Күлебез урман буенда көзге кебек ялтырап ята. Күлгә үзен чорнап алган урманнардан сукмаклар сузылган. Суы искиткеч чиста, йомшак. Кер юам дисәң, сабын да кирәкми: чип-чиста итә. Болары да гаҗәп түгел әле. Андый күлләрне дә очратырга мөмкин. Иң гаҗәбе − күлнең уртасында утрау бар. Ә утрауда, суда коенып чистарып чыккандай, ап-ак каеннар үсеп утыра. Утрау ел саен диярлек урынын алыштыра. Җил аны төрле якка этеп чыгара. Утрау үзе дә гади түгел: анда мүк җиләге үсә. Элек авылым кешеләре, өй салганда, утраудан мүк чыгарганнар. Бәлки күлнең исеме дә шуннан калгандыр. Күл турында авылым кешеләре бик күп хикәятләр сөйли. Мин дә бик күп сөйли алыр идем. Менә кайда ул чын гүзәллек!

Туган авылым

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да "Кайту" шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:

Рәхәтләнеп аунадым бер

туган як кырларында!

Кулларымны куеп тордым

чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

бала чак сукмакларын,

искә төшереп, гомеремнең

татлы төштәй чакларын...

Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

Туган телем − иркә гөлем

Гомерем дә җыйдым гыйлем –
Мөгаллимнәр бирде белем.
Күңелемә якын итеп
Алган сабак − туган телем.
Илдус Гыйлаҗев.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. "Туган" сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: "туган ана", "туган ил" һәм "туган тел". Бу төшенчәләр − өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә "изге" дигән сүз таныш түгел.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре − әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән:

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткөм-әнкәмне, Ходам!

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең билгеле шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм белемне үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә ныграк. Бу турыда аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. "Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − дип яза Г. Бәширов, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән". Никадәр мәгънәле сүзләр!

Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аны "җырдай моңлы", Равил Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем", И. Гыйләҗев "тәмле, күркәм, өстен", ә Хәсән Туфан исә "күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас" дип атыйлар.

Тел тарихы ул − ил тарихы. Безнең туган телебез тарихның төрле авырлыкларына, җәзалау-кимсетүләренә дучар булган. Ләкин:

Чукындырган чагыңда да

Чукынмадың, татар теле, −

ди Наҗар Нәҗми.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Х. Мөҗәйләрнең татар телендә язылган шигырьләре фашистларның тимер ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчле булдылар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул −

окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

атылса да, асылса да,

җиңү рухын җуймаган ул.

Гильотина өсләрендә

Яшәү җырын җырлаган ул! −

дип, татар теленә булган югары бәясен бирә.

Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз −

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен − Татар телен.

Туган тел

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.

Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Мин рус мәктәбендә укыдым.

Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Ә мәктәптә татар теле дөресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!

Туган телемне яратам

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. "Туган тел" шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!

Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!

Дуслык теле

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган "әти", "әни", "әби", "бабай" сүзләрен туган телдә әйтәбез.

Безнең телебез − татар теле. Шуңа күрә без үз телебездә сөйләшәбез, белем алабыз. Шәһәрдә яшәгәч, кайбер балалар үз телләрендә сөйләшә белмиләр. Чөнки әти-әниләре алар белән үз туган телләрендә аралашмый.

Мин дә, сеңлем дә − шәһәр кызлары. Безнең туган телебез − татар теле. Әти-әниебез безнең белән һәрчак татарча гына сөйләшәләр. Шуңа күрә без татар телен бик яратабыз һәм әйбәт беләбез. Ә безнең якын күршебез һәм дустыбыз Света − рус кызы. Ул рус гаиләсендә туган. Без кечкенәдән үк бергә уйнап үстек. Бер үк бакчага йөрдек. Көн саен бер-беребезнең өенә дә кереп уйный идек. Шул аралашу нәтиҗәсендә, без рус телен өйрәндек, ә Света татар телен яхшы белә башлады. Аның әти-әнисе бездән Света белән татарча сөйләшүебезне үтенә иделәр. Әнә шулай уйный-уйный, без, мәктәпкә кергәнче үк, ике телне дә яхшы гына үзләштердек. Светага татар теле ошый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ул гел югары билгеләр генә ала. Аңламаганнарын бездән сорый. Төрле сыйныфларда укысак та, без аңа бик теләп булышабыз. Светаның "бабуля"сы да, оныгына татар теле өйрәткәнебез өчен, безгә рәхмәт укый, тәмле пироглар белән сыйлый.

Бер-беребезнең телләрен белгәч, безнең дуслык та ныграк. Әти-әниләребез дә үзара дуслаштылар, кунакка йөрешәләр. Алар да бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Нәкъ Тукай әйткәнчә:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

("Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре")

Мин гаиләмне яратам

Бу ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Телевизордан эмблемасы да күрсәтелеп тора. Эмблемада әти, әни, балалар сурәтләнгән булса да, минемчә, гаиләләр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әби яки бабай белән оныклар, әни белән балалар, әти белән балалар, ә кайбер очракларда балалар үзләре генә дә бер гаилә булып яшәргә мөмкиннөр. Ничек кенә булмасын, мондый гаиләләрнең дә гаилә булып аталырга һәм бәхетле булырга хаклары бар дип уйлыйм мин.

Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаилә дә эмблемага туры килә. Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.

Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерә. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. Вакыты булганда, безгә әтиебез дә ярдәм итә.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар республикамның ике районында туып-үсеп, Казанда очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әби-бабаларыбыз да, күпләгән туганнарыбыз да авылда яши. Буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.

Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.

Дәү әтием

Дәү әтиемнең исеме − Кәрим. Ул авылда яши. Кәрим бабай күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик күп балаларга белем биргән, тормышта яхшы кешеләр булырга өйрәткән. Дәү әтием бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә.

Дәү әтием Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Ул, сугышның беренче көненнән башлап, Берлинга кадәр барып җиткән. Сталинград өчен барган сугышларда бик каты яраланган. Аның балчыкка күмелгән гәүдәсен шәфкать туташы күреп алган. Дәү әтием ике көн кыр госпиталендә яткач кына аңына килгән, су сораган. Аннан соң гына тылга, госпитальгә озатканнар аны. Сигез ай дәваланып, үлемне барыбер җиңгән ул. Яңадан үзе теләп фронтка киткән. Сугышны Берлинда тәмамлаган. Сугышчан батырлыклары өчен бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнгән.

Тынгы белмәс дәү әтием хәзер дә гел хәрәкәттә. Авылда аның зур бакчасы һәм бик күп умарталары бар. Без җәйге каникулда дәү әти янында торабыз. Аны бик яратабыз. Мин аның белән җәй көне эшкә йөрергә яратам. Дәү әтием белән булганда, бер эштән дә курыкмыйм. Печәнне бик оста чаба минем дәү әтием. Аннан соң без ул печәнне әйләндергәләп торып киптерәбез. Икенче көнне, ат җигеп, печәнне өйгә алып кайтабыз, кышка дип өеп тә куябыз. Ә атны су буена алып төшәргә дәү әтием мине үземне генә җибәрә. Мин рәхәтләнеп атта йөрим, аннан соң аны яхшылап юам.

Дәү әтиемне мин генә түгел, авылыбыз кешеләре дә бик ярата. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яши. Мин дәү әтием белән горурланам һәм аның кебек яхшы кеше булырга омтылам.

Дәү әнием

Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.

Иң яхшы кеше

Мин кайчандыр белгән кешеләр арасында иң яхшысы ул минем карт әбием иде. Хәзер инде ул мәрхүмә. Тик минем күңелемдә ул иң изге кеше булып калган. Ул нәрсәсе белән искитәрлек яхшы иде соң? Үзенең тормышы белән. Мин әбиемнән, 90 ел эчендә нәрсәләр кичердең, дип сораша идем. Аның кайбер хикәяләре мине хәзер дә гел гаҗәпләндерә.

Минем карт әбием гомере буе авылда яшәгән. Ул әле узган гасыр башында ук туган. Октябрь революциясеннән соңгы хәлләрне дә яхшы хәтерли. Колхозлашу елларындагы авырлыкларны да күп күтәргән. Ире Бөек Ватан сугышына киткәндә, өч бала тотып калган. Иртәннән кичкә кадәр колхоз кырларында эшләгәннәр. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Гаилә зур, колхоз акча бирми, эшләгән өчен бераз икмәк кенә бирә. Ә дәүләткә сөт тә, йон да, йомырка да тапшырырга, налоглар түләү өчен, заемнарга язылу өчен акча да кирәк. Шундый авырлыкларга түзеп тә, алар сынмаганнар. Сугышта бер аягын калдырган карт бабамны көтеп алган карт әбием. Алар тагын ике бала табып үстергәннәр. Карт бабам, бер аяксыз килеш тә, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күрше-күләнгә, авылдашларга йортлар салып, буралар бурап биргән. Сугыштан соңгы еллар да авыл халкына җиңеллек алып килмәгән. Әбиемнең өч баласы, гаиләләре белән, бәхет эзләп шахта якларына чыгып киткәннәр.

Бер караганда, гади генә кебек тоелган вакыйгалар. Ә шулар аша илебезнең тарихын, халкыбызның язмышын ничек тулы аңларга була бит. Дөреслекләрдән дә аңламаган күп нәрсәләрне мин нәкъ менә карт әбием сөйләгән истәлекләрдән аңладым.

Ниемнең изге куллары

"Җәннәт − аналарның аяк астында" дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер, минемчә. Әнисен хөрмәтләгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни − безгә тормыш биргән кеше. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма, әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы өчен яратам. Өйдә яки мәктәптә мин нәрсә генә эшләсәм дә, ул мине һәрвакыт кичерә. Хәтта начарлык эшләсәм дә: сәбәпсез дәрес калдырсам, акчаны башка нәрсәгә тотып бетерсәм дә, әни мине, әлбәттә, башта ачулана, ә аннан соң барыбер гафу итә. Ул мине нинди генә булсам да − яхшы булсам да, начар булсам да ярата.

Ләкин еш кына без әниләребезнең сүзләренә колак салмыйбыз, үзебезнеке иң дөрес кебек тоела. Тик соңыннан үкенергә дә туры килә. Бервакыт мин, әниемнең сүзен тыңламыйча, салкын көндә җиңел генә киенеп чыгып киттем. Соңыннан бу миңа бик кыйммәткә төште. Салкын тидереп, айдан артык хастаханәдә яттым. Әнием көн саен минем яныма килеп йөрде. Нәрсәләр генә алып килмәде ул миңа. Ничек кенә савыктырырга тырышмады! Менә шул вакыйгадан соң, мин әниемнең изге җан булуына ышандым. Бу турыда үзенә әйтмәсәм дә, аның сүзен тыңларга тырышам. Әниләр һәрвакыт дөрес әйтәләр шул.

Әнием бик матур да минем. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын минем маңгайга кую белән, бөтен авыруым кими, хәтта бөтенләй дә бетеп китә иде. Үз кулларыма әнинең кулларын алу белән, мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм проблемалар онытыла.

Чыннан да, бөтенесе дә гади һәм ачык бит: менә янәшәмдә әнием, менә аның куллары − һәм тормыш дәвам итә, бөтен нәрсә дә яхшы буласына ышаныч арта.

Минем әнием

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.

Әни... Нинди олы сүз бу!

Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.

Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.

"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

(Р. Миңнуллин "Әнкәмнең догалары")

Әти белән сөйләшү

Кызык, әтием минем яшемдә ниндирәк булды икән? Ә бала чакта? Кичә мин әтиемнән шул турыда: балачагы, яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем.

− Берәр төрле хәл турында сөйлә инде, − дип, әтине аптыратып бетердем.

− Алайса, ярар инде, − дип, әтием сөйли башлады. − Үскәндә, мин бик шук малай булып үстем. Бервакыт без иптәш малайлар белән "сугыш-сугыш" уйнадык. Мин үземне сугышчы итеп хис итәм һәм үзем уйлап чыгарган дошманнарга каршы "сугыша" идем. Ниндидер зур гына тимер таптым да, шул тимерне дошман танкына ыргытырга уйладым. Танк урынына күрше абыйның иске генә машинасы килә иде. Мин, әлбәттә, машинага түгел, ә ул узып киткәч шул урынга ыргытмакчы идем "гранатамны". Әмма, кызганычка каршы, күрше абый шул вакытта машинасын туктатты. Минем "гранатам" нәкъ машинаның тәрәзәсенә барып тиде һәм, әлбәттә инде, тәрәзәне ватып төшерде. Мин бик курыктым, чормага менеп качтым һәм кичкә кадәр шунда утырдым. Кич белән әтием мине тапты һәм тынычландырды.

Менә шундый хәл турында сөйләде миңа әтием. Ә мин аны бик тәртипле, акыллы, тыныч малай булып үскән дип уйлый идем. Ләкин болар бала чакта булган. Шул вакыйга аңа күп нәрсәләрне аңларга, кайбер начар гадәтләрен бетерергә ярдәм иткән.

Әтием тагын хәтеренә нык уелып калган яшьлек еллары − Совет Армиясе сафларында хезмәт итү еллары турында да сөйләде. Ул башта Самара шәһәрендә укыту курсларында булган. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Аннары ул Мөскәү аэропортында чик сакчысы булып хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын без бергәләп карыйбыз. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1988 нче елның көзеңдә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.

Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егетләр өчен хурлык саналган. Чөнки авыру егетләрне генә армиягә алмаганнар. Хәрби хезмәттә булып кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурланган.

Мин дә, әтиемнән үрнәк алып, туган илебезне саклаучы булып үсәрмен!

ти-әни − иң кадерле кешеләрем

Әти, әни, әткәй, әнкәй... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.

Энем

Бу дөньяда кем генә үзенең энесе яки сеңлесе булуын теләми икән. Ә миңа әнием энекәш бүләк итте. Ул 2001 нче елның 30 нчы октябрендә туды. Бәбиләрнең шундый да кечкенә булуларын һичкайчан белмәгән идем. Матурлыкта аңа тиңнәр юктыр, дип уйладым мин, аны күргәч. Аның чәчләре кара, бөдрәләнеп тора, күзләре дә матур. Елмайса, бар дөньяны балкыта. Без аңа Азат дип исем куштык. Бу исем азат, ирекле булу дигәнне аңлата.

Без Азат белән бергәләп уйныйбыз. Ул бигрәк тә машиналар белән уйнарга ярата. Азат аларның һәрберсенең исемен белә, аларны бик саклап кына уйный.

Без энемне барыбыз да бик яратабыз. Аның акыллы, сәламәт, тырыш бала булып үсүен телибез.

Зем турында

Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә 4 нче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.

Мин 1 нче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.

Безнең фатирыбыз

Без Зорге урамындагы ун катлы йортта яшибез. Без яшәгән урын бик матур. Тирә-юньдә гел агачлык. Ә яз һәм җәй көннәрендә бигрәк тә матур була монда. Агачлар яшеллеккә күмеләләр. Берсен-берсе уздырып кошлар сайрый.

Фатирыбыз бишенче катта урнашкан. Ишектән кергәч тә − алгы бүлмә. Ул ишектән алып юыну бүлмәсенә кадәр сузыла. Уң якта − аш бүлмәсе. Анда суыткыч, газ плитәсе, гарнитур, өстәл, урындыклар куелган. Аш бүлмәсе алсу төстә.

Аш бүлмәсе янында − кунак бүлмәсе. Ул яшел төстә. Тәрәзә пәрдәләре дә, диван, кәнәфиләр, идәндәге келәм дә яшькелт төстә. Алга таба узгач, уң якта − йокы бүлмәсе, ә сул якта − балалар бүлмәсе. Йокы бүлмәсе ачык зәңгәр төстә. Балалар бүлмәсе персик төсендә. Анда карават, китап һәм кием шкафлары, компьютер өстәле, ике урындык куелган. Тәрәзә төбендә бик матур гөлләр үсә.

Өебез бик матур һәм җылы. Без аны гел чисталыкта һәм тәртиптә тотабыз.

Хыялдагы бүлмәм

Минем, үз бүлмәм бар барын. Ләкин ул бик гади бүлмә: гадәти җиһазлар тезелгән (шкаф, карават, урындык, өстәл), стенада гадәти обойлар, бернәрсәсе белән дә җәлеп итми торган ак түшәм, гадәти тәрәзә һәм ишек. Ләкин минем могҗизалы, бик матур итәсем килә бүлмәмне.

Әкияти дөньяга керү турында ишек үк әйтеп торырга тиеш, минемчә. Ул җыелма ишек булсын иде, ә аның тоткасы төрле кечкенә җәнлек фигуралары сыман булуын телим. Менә безнең ишек хәрәкәткә килеп ачыла һәм бүлмәгә керәбез. Баш очында без... йолдызлы күк күрәбез! Чөнки түшәм кара төстәге көзгедән ясалган һәм анда йолдызларга охшаган күпләгән кечкенә-кечкенә лампочкалар эленгән. Ә иң кызыгы − аларның яктылыгын көйләп торырга, йолдызларны бик кечкенә дә, кояш кебек бик зур да итәргә була.


Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2019 год. Все права принадлежат их авторам!