Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Телефоннан аралаша беләсеңме? Хәзерге заманда бөтен кешенең дә телефоны бар



Хәзерге заманда бөтен кешенең дә телефоны бар. Телефоннан аралашу безнең көннең күп вакытын ала, чөнки дөресләрне дә телефоннан сөйләшеп әзерлибез, башка мәсьәләләрне дә телефон аша хәл итәбез. Әмма кайберәүләр телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен белмиләр. Миңа ул турыда әтием бик яхшылап өйрәтте.

Беренчедән, кешенең өенә иртәнге тугызга кадәр һәм кичке тугыздан соң шалтырату матур гадәт түгел, диде. Ул вакытта бик якын туганнарыңа һәм дусларыңа гына шалтыратырга мөмкин.

Икенчедән, телефонны кем генә алса да, беренче булып аның белән исәнләшергә, таныш кешең булса хәлләрен сорарга, аннан соң гына кирәкле кешеңне чакыруларын үтенергә.

Өченчедән, телефоннан сөйләшү күп вакытны алмаска тиеш. Чөнки син сөйләшә торган кешенең, аның гаиләсенең башка эшләре дә булу бик мөмкин, ә син телефоннан юк-бар сөйләшеп аның кадерле вакытын әрәм итүең бар.

Бу кагыйдәләр миңа беренче вакытта бер дә ошамаган иде. Ә шуларны үти башлагач, минем буш вакытым күбәйде. Укуым да яхшырды. Чөнки хәзер мин вакытымны телефоннан җыен юк-бар сөйләшеп уздырмыйм, ә укуым һәм сәламәтлегем өчен файдалы итеп үткәрәм. Бу кагыйдәләрне үти башлаган дусларым да шул фикердә.

Инсафлы кызлар

Инсафлы, тәрбияле кызларны һәркем ярата. Аларга карап күңел сөенә. Мондый кызлар, гадәттә, матур, тыныч сөйләшәләр. Оялган булалар. Шул ук вакытта алар һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаралар. Алар турында "кулларында ут уйнаталар" дип тә әйтәләр.

Инсафлы булу − татар кызлары өчен аеруча хас сыйфат. Алар теләсә кемгә сүз кушмыйлар. Кешене, тирә-юньдәгеләрне игътибар белән тыңлый беләләр. Кирәк булганда, уйлап, нигезле итеп җавап бирәләр.



Минем бер дустым бар. Ләйсән исемле. Аны һәркем ярата. Мин дә аңа карап сокланам. Аңардан үрнәк алырга тырышам. Ләйсән − гаиләдә иң өлкәне. Аның әле энесе белән сеңлесе дә бар. Аларны тәрбияләү, карау Ләйсән өстеңдә диярлек. Әти-әниләре эштә булалар. Ләйсән туганнарына бик игътибарлы. Энесен мәктәпкә, сеңлесен балалар бакчасына йөртә. Алар һәммәсе дә чиста, пөхтә киенәләр. Бер-берсен бик яраталар. Кечкенәләре апаларына көн яңалыклары турында сөйлиләр. Ләйсән аларны игътибар белән тыңлый, кайбер кисәтүләр дә ясый. Ярамаган эшләрнең ни өчен ярамый икәнлеген үтемле итеп, сабыр гына аңлата. Кечкенәләр, әлбәттә, апаларын тыңлыйлар. Мин алар арасындагы үзара мөнәсәбәткә сокланам. Ләйсән кечкенәләргә "энем", "сеңлем" дип, ягымлы итеп эндәшә, ә тегеләре "апам" дип өзелеп торалар.

Ләйсән яшьтәшләре белән аралашырга да вакыт таба. Кичләрен без урамга чыгабыз. Ял көннәрендә театрларга йөрибез. Ләйсән үзенең кайда булуы турында әти-әнисенә әйтеп тора, борчылмаска куша. Дустымның күп сыйфатлары безгә дә үрнәк булып тора. Ләкин Ләйсән бу турыда белми.



Минемчә, инсафлы кызлар минем дустым Ләйсән кебек булырга тиеш.

Матур сыйфатлар

Мин кешедә барыннан да бигрәк сүзендә тору һәм гаделлек шикелле сыйфатларны хөрмәт итәм. Болар, минемчә, иң төп сыйфатлар һәм кеше шул сыйфатларга ия булу-булмау белән бәяләнә. Мин үземдә шул сыйфатларны булдыру өчен тырышам: ялганламаска тырышам, вәгъдәмне үтим.

Ялганчы, намуссыз кеше дә тормышта югарылыкка ирешергә мөмкин, әлбәттә, тик аның якын дуслары, чын хисләре булыр микән?! Юктыр, мөгаен.

Әгәр дә кеше нәрсә дә булса вәгъдә итеп, шуны үтәми икән, ул үз-үзенә чокыр казый, минемчә, башкаларның үзенә карата ышанычын югалта. Ә андый вәгъдәсез, ышанычсыз кеше белән бөтенләй аралашмасаң әйбәт. Шундый бик мөһим вакытларда берничә тапкыр авыр хәлдә калдырган иптәшем бар иде минем. Ул, мәсәлән, стадионга киләм, дип вәгъдә итәргә һәм килми калырга мөмкин иде. Ә мин, шул кешегә ышанып, аны ике сәгать көткәнем булды, ә аннан соң, футбол карамыйча, өйгә кайтып киттем, чөнки футбол карарга калсам, караңгыда үзем генә кайтасы була иде. Берникадәр вакыттан соң, бу кеше белән дуслыгым үзеннөн-үзе юкка чыкты. Ул дуслыкның югалуы минем өчен бер генә дә кызганыч булмады.

Юлларыбызда тугры, гадел кешеләр күбрәк очрап торса иде.

Патриотлар

Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.

Минем өчен чын патриотизмның якты үрнәге булып 1825 нче елда восстаниедә катнашкан декабристлар тора. Алар Ватаннарында яхшы үзгәрешләр ясарга тырышып, куркыныч адымнарга барганнар, әмма һәлакәткә очраганнар. Бу кешеләр гомерләрен, байлыкларын, бәхетле тормышларын халык өчен корбан иткәннәр. Әмма аларның берсе дә үз идеяләреннән баш тартмаган. Бу идеяләре өчен аларның күбесе дар агачларында асылган, төрмәләргә ябылган, сөргеннәргә сөрелгән. Алар безнең Ватаныбыз тарихына чын патриотлар булып кереп калганнар.

Безнең заманда да бар алар, чын патриотлар. Ватаныбызга яки дусларына куркыныч килгәндә, кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлыйлар. Шушы хис өскә чыга. Кеше үзен корбан итү бәрабәренә, башкаларны саклап кала яки зур катастрофаны туктатып кала. Патриотизмның чын үрнәкләрен күпләп сөйләп булыр иде. Чернобыльдә булган шартлау вакытында, җир тетрәүләрдән соң, "Курск" су асты көймәсендәге катастрофада кешеләр чын батырлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлап эш иттеләр. Аларның шушы батырлыклары дөньяны тагын да зуррак һәлакәттән саклап калды. Бу кешеләрне патриотлар дими кем дисең?

Батырлык

Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.

Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.

Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм... куркуыннан койрыгын кысып качып китте.

Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.

Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.

Ялган һәм чын батырлык

Нәрсә ул батырлык? Кешеләр "батырлык" төшенчәсенә нинди мәгънә салалар соң? Батырлык ул − кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. Ә ялган батырлык булырга мөмкинме соң? Мисаллар ярдәмендә шул турыда уйланып карыйк.

Шулай итеп, кемне соң без "батырлык" төшенчәсенә туры килгән батыр дип әйтә алабыз? Андый батыр дип без, котырган янгын эченнән төтенгә буылган сабыйны алып чыгучы янгын сүндерүчене (ә ул бит иптәшләренең янгынны сүндереп беткәннәрен көтәргә, аннан соң гына да янгын урынына керергә мөмкин иде) әйтә алабыз.

Төрле илләрдә булгалап торган хәрби бәрелешләр вакытында, снарядлар шартлаганда һәм пулялар сызгырганда, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүче табиблар да − чын батырлар.

Бер доза наркотик яки берникадәр сумма акча өчен кеше үтерергә әзер торган бандит юлына аркылы баскан милиционер да, бәхәссез ки, чын батыр.

Әмма ялган батырлыкның да мисаллары күп. Мәсәлән, үзенең шартлаткычы белән бернинди гаепсез йөзләрчә кешенең гомерен өзгән террорист-камикадзеның "батырлыгы". Аларның бу гамәлен кайбер илләрдәге радикаль юнәлешле төркем кешеләре батырлык дип санаса да, бу безнең өчен аңлашылмаган, ялган батырлык. Кешенең гаепсезгә тамган бер генә тамчы каны да хәтта иң бөек максатларны да аклый алмый.

Минем, чираттагы мисалым, бәлки кемнәргәдер ялгыш дип тоелыр. Әмма мин хулиган дусларын яклаучы, аларның әшәкелекләрен олылардан, укытучылардан яшереп килүче малай яки кыз да, бандит кебек үк, ялган "герой" дип уйлыйм. Бу чагыштыру бераз катгыйрактыр, бәлки кырыстыр, тик нәкъ менә шундый кечкенә, әшәке адәм актыгыннан зур, канкойгыч бандит-"герой" үсеп чыга да инде. Бу − минем, кайберәүләр өчен бәхәсле дә булган шәхси фикерем.

Моң

Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Моңланган вакытта кайбер кеше җырлый, ә кайбер кеше музыка тыңлый.

Минемчә, моң ул − кеше күңеленең җырда чагылышы. Шушы сүздән "моңаю" дигән сүз дә ясалгандыр. Ә "моңаю" сүзе кешенең уйлануларын, сагынуларын, үкенү-юксынуларын белдерә. Үзен юатырга тырышып, кеше ниндидер җырны көйли, борчыган мәсьәләләрне вакытлыча булса да онытып тора. Ә үзе уйный һәм җырлый белмәгән кеше башкаларны тыңлый. Кайбер кешеләр моңланган вакытта картиналар ясый яисә төрле бизәкләр чигә. Моң кешене иҗат итәргә этәрә, һәрбер милләт кешесе үзенчә моңлана. Аларның моңында үз милләтенең үзенчәлекләре чагыла. Мин үзем моңланган вакытта баянда уйныйм. Баянда уйнаган көйләр мине әллә кайларга, еракларга алып китә. Моңлана белмәсә, кешенең тормышы буш булыр иде. Күңеле тулганда моңлана, озын көйләр суза, ә шатлыгы булганда, үзенең куанычын күңелле көйләргә күчерә. "Моң" сүзе җырның көе белән дә, сүзләре белән дә нык бәйләнгән.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма, −

сүзләрен "Әпипә" көенә һич кенә дә җырлап булмас иде. Шулай ук "Көзге ачы җилләрдә" җырына "Сабан туе", "Туган ил"гә "Шома бас" сүзләрен куеп булмый. Җырларда җырчының кичерешләре, рухы, җаны чагыла. Г. Тукай җырлар турында: "Бу − бертөрле сихри көзгедер", − дип яза. Ул кешенең күңеленнән бәреп чыга.

"Моң" төшенчәсе татар халкына гына хас, диләр. Шуңа күрә аның төгәл тәрҗемәсе дә юк.

Матурлык тудыручы

Сәламәт кеше − бәхетле кеше. Әмма тәне сәламәт булып та, ул рухи яктан чирле булырга мөмкин. Мондый кешеләрдә гайбәт һәм ялган сөйләү, яла ягу, хәйләкәрлек, кешене мыскыл итү, тәкәбберлек, саранлык, ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар була. Бу инде тышкы гариплеккә караганда куркынычрак.

Фәнис Яруллинның исемен кем генә белми икән. Ул солдат хезмәтендә фаҗигагә очрап имгәнә. Табиблар аның аякка баса алмаячагын әйтәләр. Әмма Фәнис абый Яруллин бирешми, шигырьләр яза башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Үзенә гомерлек иптәш булырлык Нурсиясен таба. Матур-матур әсәрләр иҗат итә. Фәнис Яруллин кешеләрне ярата, тормышта яктылыкка омтыла, язмышыннан зарланмый һәм сыкранмый, бөтен кыенлыкларны җиңә. Гомерлек бәлагә дучар булган язучы, ихтыяр көчен туплап, матурлык тудыра, үзенең кырыклап китабын халыкка бүләк итә. Ул бөтен халкыбызның мактанычына, куанычына әйләнде. Менә шундый матур сыйфатлар кешене бизи, дәрәҗәсен күтәрә, гаиләсенә, милләтенә, иленә файда китерә.

Гади генә таш диярсең...

Бервакыт мин су буенда гаҗәеп таш таптым. Беренче карашка ул таш гади генә кебек иде. Мин аны яхшылап юып карарга булдым. Юганнан соң, таш өстендә әкияти бер рәсем пәйда булды. Гүя ташка диңгез буенда утырып торучы су кызы рәсеме ясалган. Диңгездә давыл уйный, зур-зур дулкыннар ярга бәрелә, алар су кызын диңгезгә алып китергә телиләр кебек. Игътибар белән карасаң, менә шундый рәсем ясалган иде ул ташта. Әлбәттә, башка кеше анда бүтән төрле рәсем күрергә, яисә бернәрсә дә күрмәскә дә мөмкин. Мин ул ташны әти-әниемә дә, дусларыма да күрсәттем. Тик алар анда бөтенләй башка төрле рәсемнәр күрделәр. Хәзер ул таш безнең өйдә саклана.

Әйләнә-тирәдәге һәр күренешне, һәр вакыйганы һәркемнең үзенчә күрүе, үзенчә күзаллавына бу таш мисалында тагын бер мәртәбә инандым.

Хыял

Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.

Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.

Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.

Киләчәк бүгеннән башлана

Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.

Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.

Шекспирның "булыргамы, булмаскамы" дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! "Болар − акыллыбашларның фантазиясе". Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.

Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.

Ярату

Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.

Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.

Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.

Игелеклелек

Игелекле булу ул − шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу ул − ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү, һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны − игелеклелек җимешләрен салырга тели.

Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.

Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.

Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.

Рәнҗеш

Кемгәдер начарлык эшләсәң, җаның тынычлык тапмаячак яки ул кешенең рәнҗеше дә төшәргә мөмкин. Борынгылар: "Кеше рәнҗетүдән сак булыгыз. Рәнҗеш, каргыш кебек ул, төшә", − дигәннәр. Рәнҗеш төшү ул − кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән кешенең берәр төрле бәла-каза күрүе, авырлыкларга дучар булуы.

Начар гамәл кылу гөнаһ санала. Ә кеше, бу дөньяда, я булмаса мәңгелек йортына күчкәч, гөнаһлары өчен, иртәме-соңмы җавап тотачак, һәрберебез игелекле гамәлләр кылырга, саваплы эшләр башкарырга гына омтылсак иде.

Безнең татар халкыңда "Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең" дигән мәкаль бар. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә кирәк. Коръәндә дә кешене рәнҗетү, кимсетү зур гөнаһ санала. Ә гөнаһлы кеше гомере буе вөҗдан газабы кичерә.

Матурлык һәм зәвык

Зәвыклы итеп киенә белү ул − яшь үзенчәлеген, гәүдә төзелешен исәпкә алып, модага ярашлы итеп, чиста, пөхтә итеп киенү. Ләкин матурлык һәм зәвык икесе бергә туры килгәндә генә чын мәгънәсендә гүзәллек туа. Чыннан да, театрга чистартылмаган итек белән ап-ак күлмәк киеп бару − зәвыксызлык билгесе.

Кайвакыт шуңа да юлыгасың: транспортта бик матур киенгән кыз бара. Ә аның янында бер әби басыл тора. Кызның исә торып урын бирергә уенда да юк. Әгәр кызга берәрсе кисәтү ясаса, аның теленнән нинди генә сүзләр ишетмисең. Монда инде кызның матур киеме бөтенләй югалып кала. Эчке матурлык белән тышкы матурлык туры килсә генә чын матурлык, зәвык күзгә ташлана, һәрнәрсәдә гармония булырга тиеш шул.

Икейөзлелек

Безнең халык үз тәҗрибәсеннән бик күп мәкальләр иҗат иткән. Шуларның берсе − "Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән". Бу мәкаль белән мин тулысынча килешәм. Мәкаль икейөзле кешеләр турында. Үзенең чын йөзен яшереп, икейөзле кеше бик күпләрне (үзенең иң якын кешеләрен) алдый. Үзендә бернинди борчылу да сизми, шулай кирәк дип уйлый. Мондый кеше — бик куркыныч кеше. Тугыз башлы еланнан качып та, башка төрле саклану чаралары ярдәмендә дә котылырга була. Чөнки син аның елан икәнен һәм сиңа куркыныч тудырырга мөмкин булуын белеп торасың. Ә икейөзле адәмне җиңел генә белеп булмый. Икейөзле адәм хәйләкәр була, синең алдыңда ул намуслы булып кыланырга мөмкин.

Тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүчеләрдән сак булыйк. Андыйлар белән дус булырга да, аларга ышанырга да ярамый. Үзебез дә андый булмаска омтылыйк.

Тәрбияле кеше

Тәрбияле кеше. Бу төшенчә нәрсәне аңлата соң? Аңлатмалы сүзлек "тәрбияле" сүзен "яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы кеше" дип аңлата.

Әлбәттә, төрле чорларда, төрле дәверләрдә бу төшенчәгә төрле мәгънә салынган, чөнки "яхшы тәрбия"не төрле чор кешеләре төрлечә аңлыйлар. Мәсәлән, борынгы грекларның яки борынгы шумерларның "яхшы тәрбия"се безнең заманда киресенчә начар гадәт булырга мөмкин бит.

Ләкин мин безнең заманда "яхшы тәрбия" һәм "яхшы әхлак" сүзләренең нәрсәләр аңлатканы турында уйландым һәм менә нинди нәтиҗәләргә килдем.

Яхшы тәрбия алган кеше беркемгә дә, хәтта дус булмаган кешеләргә карата да дорфа булмый. Ул һәрвакыт, һәркем белән итагатьле һәм ягымлы була. Андый кеше беркайчан да эше белән дә, сүзе белән дә бүтән кешене рәнҗетмәс. Тәрбияле кешедән начар, ярамаган сүз ишетмәссең, башка кешеләр янында ул хәтта авыррак сүз дә кулланмас.

Әгәр кеше үз артыннан килгән хатын-кызга ишек ачса (Америкада андый кешене хатын-кызларның хокукын бозучы, ишек ача алмаслык хәлдә булуына ишарәләүче тупас бәндә дип әйтерләр иде), ир кеше беренче булып хатын-кыз белән исәнләшсә, аны тәрбияле дип санарга була. Ә авылда тәрбияле кеше очраган бөтен кеше белән исәнләшергә тиеш, шәһәрдә инде алай эшләп булмый.

Өстәл артында үзен тота белгән, ул кагыйдәләрне үтәгән кеше дә тәрбияле була. Ул үзен көнкүрештә дөрес һәм пөхтә тотарга, киемнәре чиста һәм пөхтә булырга, үзенең тышкы кыяфәтен гел күзәтеп торырга тиеш.

Тәрбияле кешедән күп нәрсәләр таләп ителә шул! Әгәр дә кеше бала чагында ук яхшы тәрбия алган булса, бу таләпләр алай ук авыр да түгел бит инде.

Исемнәр турында

Кешенең Ватаны, ата-анасы, туганнары бер генә булган кебек, исеме дә бер генә була. Ул аның гомере буена бирелгән. Кайбер исем кешенең нәселен дә билгели, фамилия булып китә, буыннан буынга күчә бара. Рәмиевләр, Акчуриннар, Апанаевлар, Камаллар − менә шундыйлардан. Бу исемнәрне кайчандыр бер кеше йөрткән, һәм алар милләтебезнең йөз аклыгын билгеләүче исемнәргә әйләнгәннәр.

Исем сайлау − ата-ананың бала тудырудан кала, иң җаваплы эшләреннән берсе. Мода шаукымына гына ияреп исем сайлау, чыннан да, күңелсезлекләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Кеше, үсә төшкәч, үзенең исеменнән ояла башлый. Әти-әнисенә үпкәли. Үзләренең исемнәреннән оялып, әйтергә хурланып йөргән берничә кешене беләм мин: Маузер, Рафинат, Октябрина, Вилена һ.б.

Исем, минемчә, кешене бизәүче сыйфатларның иң мөһиме булырга тиеш.

Сагыну хисе

Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.

Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп "күрәсем килә", "кайтасым килә" дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.

Сагыну хисе Г. Кутуйның "Сагыну" нәсерендә бик ачык чагылыш таба. Әсәрдә шушы хис үз туган илен дошманнардан азат итү өчен сугышка киткән солдат йөрәгендә дә яши. Аның сагынуы бик көчле. Ул аны берни белән дә алыштыра, баса алмый. Аның, тизрәк җиңү яулап, Туган иленә, туган йортына, туганнары янына кайтасы килә. Үз илендә гади генә булып күренгән нәрсәләр дә, чит илдә солдат өчен алыштыргысыз, иң гүзәл әйберләр, күренешләр булып тоела. Сагыну хисен ул бары тик үз илендә генә баса алачак. Солдатка Туган иле бик кадерле, чөнки ул монда туган, яшәгән, чын дуслар тапкан, шагыйрь булып җитлеккән. Шагыйрь бары тик үз туган телендә генә, үз халкы өчен генә иҗат итә. Ул − чын мәгънәсендә ирекле. Аны бернинди байлык та кызыксындырмый. Шуңа сагына ул Туган илен.

Тылсымчы булсам

Миндә Әбүгалисинадагы тылсым көче булса, беренче чиратта авыру балаларны терелтер идем. Сугышлар барган җирдә тынычлык урнаштырыр өчен, бөтен көчемне куяр идем. Кешеләрне бер карауда ук яман белән яхшыга аера алсам, күпме күңелсезлекләр, бәла-казаларны булдырмый калыр идем.

Минем авылда бабам чирли, йөри алмый. Мин аны яшь чагындагы кебек йөгереп йөрерлек итәр идем. Шул ук вакытта үзебезнең гаиләне дә онытмас идем. Киләсе күңелсезлекләрне, алдан ук белеп, булдырмый калыр идем. Әти-әниемне яшь итеп кенә тотар идем. Гаилә белән ерак илләргә, дөнья гизәргә барыр идек.

Әгәр мин тылсымчы булсам, үзем теләгән чакта теләгән ел фасылларын булдырыр идем. Кирәк вакытта гына җил истерер, яңгыр яудырыр, кар-бураннар булдырыр идем. Җир өстендә корылык та булмас, берөзлексез яңгырлар да яумас иде.

Мин тылсымчы булганда, бер кеше дә авырмас, сугышлар тукталыр, кешеләр бәхетле булырлар иде. Бөтен кеше миңа рәхмәт яудырыр иде.

Күзәтүчән булыйк!

Без җиргә басып йөрибез, әмма туктап, шул җирне яхшылап караганыбыз бар микән? Әгәр дә без иелеп, ә иң яхшысы ятып, җирне карасак, үзебез өчен кызыклы да, файдалы да күп нәрсәләр күрер идек.

Менә шаян җил өзгән имән яфрагы ята. Менә − өзелеп төшкән бер миләш бөртеге. Менә кечкенә генә гөмбә чыгып килә. Бер кырмыска ниндидер үләнне тартып бара. Әнә тегендәрәк суалчан шуышып йөри.

Әнә анда нинди матур корыган агач ботагы. Гаҗәеп матур ул. Ә горур басып торучы чебен гөмбәсе матур түгелме? Агулы булса да, ничек кенә матур икән әле ул, итәк тә киеп куйган бит!

Ниләр генә юк аяк астында! Әллә нәрсәләр күреп була анда. Алар турында матур-матур хикәяләр дә язып була. Күрә белергә генә кирәк.

Китап − ул хәзинә

Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың "Актәпи ник моңая?" дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә "Курай малай маҗаралары" һәм "Кирлемән" дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! "Кирлемән" дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан "Актәпи ник моңая?" дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.


Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2019 год. Все права принадлежат их авторам!