Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Пәйгамбәребез (г.с.)нең имам булып пәйгамбәрләргә намаз укытуы



 

Пәйгамбәребез (г.с.) Бәйтүл-Мәкъдис мәчетенә (Мәсҗиде Әкъсага) керә.[1232] Араларында Ибраһим, Муса һәм Гайсә (г.с.)нәр дә булган[1233] кайбер пәйгамбәрләр анда Пәйгамбәребез (г.с.) өчен җыелган булалар.

Җәбраил (г.с.) аны алга чыгара.[1234] Пәйгамбәребез (г.с.) аларга имам була.[1235] Анда ике рәкәгать намаз укый,[1236] укыта.[1237]

Җәбраил (г.с.) Пәйгамбәребез (г.с.)гә:

– Корәйшиләр Аллаһның бер шәриге бар, христианнар Аллаһның бер улы бар дип уйлыйлар. Син шул пәйгамбәрләрдән сора әле: Аллаһы Тәгаләнең шәриге яки улы булаламы? – дип әйтә.[1238]

Пәйгамбәребез (г.с.) алардан сорый.

Алар:

– Без тәүхид белән, Аллаһның бер булганлыгы инануын тәблигъ итәргә өчен җибәрелгән идек! – дип әйтәләр.[1239]

Шулай итеп, алар Аллаһы Тәгаләнең вәхдәниятен, берлеген икърар итәләр.[1240]

 

Пәйгамбәребез (г.с.)нең тәкъдим ителгән эчемлекләрдән сөтне сайлавы

Пәйгамбәребез (г.с.)гә ике савыт китерелә. Аларның берсендә шәраб, икенчесендә сөт була.[1241]

– Боларның кайсысын теләсәң, шунысын ал! – дип әйтелә.[1242]

Пәйгамбәребез (г.с.) аларга карый.[1243]

Шәрабка тимичә[1244] сөтне сайлый,[1245] ала,[1246] эчә.[1247]

Җәбраил (г.с.) Пәйгамбәребез (г.с.)гә:

– Син фитърәтне сайладың,[1248] дөрес сайлау ясадың![1249] Фитърәткә юнәлтелдең![1250] Аллаһка хәмд булсын, сине фитърәткә юнәлтте.[1251] Әгәр син шәрабны алган булсаң[1252] синнән соң[1253] өммәтең азачак иде.[1254] Сөтне сайлавың белән син дә хак юлга юнәлтелдең, өммәтең дә хак юлга юнәлтелде.[1255] Шәраб сезгә харам кылынды! – дип әйтә.[1256]



 

Пәйгамбәребез (г.с.)нең күкләргә чыгарылуы һәм анда кайбер пәйгамбәрләр белән күрешеп сәламләшүе

 

Җәбраил (г.с.) Пәйгамбәребез (г.с.)не Бәйтүл-Мәкъдистәге сахрәнең [кыяташның] өстенә чыгара.

Пәйгамбәребез (г.с.) караса, анда табаны сахрәдә, түбәсе күкләрдә, фәрештәләр чыгып төшкән, караучыларның аннан да матуррак берәр нәрсә күрмәгән бер Мигъраҗ (баскыч?) ??? булганын күрә! (мне принесли лестницу, более замечательной вещи, чем эта, я не видел никогда)[1257]

Ибне Исхак (һиҗри 85–151) үзенә Әбү Сәгыйд әл-Худри риваять иткәнен белдереп, Пәйгамбәребез (г.с.):

– Бәйтүл-Мәкъдистә эшем беткәч, Мигъраҗга күтәрелдем. Мин моңа кадәр аннан да матуррак бернәрсә дә күрмәгән идем. Ул шундый бер нәрсә ки, сездән кемдер үлсә, үлгән вакытта ул күзләрен аңа төбәр.[1258] Адәм балаларының рухлары күкләргә аның аша чыгарла! [1259] Юлдашым Җәбраил мине канаты өстендә куйды[1260] һәм аңа күтәрде.[1261] Бик күп ишекләрдән Хафаза дип аталган ишеккә кадәр китерде,[1262] – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.)нең Сидрәт әл-мөнтәһага кадәр күкләргә күтәрелеше гел бу Мигъраҗ белән була.[1263]



Дөнья сәмасына барып җиткәч, Җәбраил (г.с.)[1264] ул күкнең ишеген кага.[1265] Сакта торган фәрештәгә:

– Ач! – дип әйтә.

– Кем ул?[1266] Кем син? – дип сорыйлар.[1267]

Җәбраил (г.с.):

– Җәбраил мин! – дип әйтә.

– Яныңда кем булса бармы? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Янымда Мөхәммәд (г.с.) бар! – дип әйтә.

– Ул (Мигъраҗ өчен) җибәрелдеме? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Әйе! – дип әйтә.[1268]

Ишек ачылып дөнья сәмасы өстенә чыккач, анда утырган, уңында да, сулында да берәр төркем шәүлә булган, уң ягына карагач көлгән, сул ягына карагач елаган бер кешене очраталар.[1269]

Җәбраил (г.с.) Пәйгамбәребез (г.с.)гә:

– Сәләм бир аңа! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) сәлам бирә.

Теге кеше Пәйгамбәребез (г.с.)нең сәламен кабул итә[1270] һәм:

– Хуш килдең, изге пәйгамбәр, изге улым! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) Җәбраил (г.с.)дән:

– Кем бу? – дип сорый.[1271]

Җәбраил (г.с.):

– Бу – атаң Адәм (г.с.).[1272] Уңындагы һәм сулындагы шул шәүләләр – аның нәселеннән килгән балаларының рухлары. Аларның уң ягындагылар җәннәтлек, сул ягындагылар җәһәннәмлек, шуңа уңына карагач көлә, сулына карагач елый, – дип әйтә.

Шуннан икенче кат күккә күтәреләләр.[1273] Җәбраил (г.с.) ул күкнең ишеген кага,[1274] сакчысына:

– Ач! – дип әйтә.

– Кем ул?[1275] Кем син? – дип сорыйлар.[1276]

Җәбраил (г.с.):

– Җәбраил мин! – дип әйтә.

– Яныңда кем булса бармы? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Мөхәммәд (г.с.) бар! – дип әйтә.

– Ул (Мигъраҗ өчен) җибәрелдеме? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Әйе! – дип әйтә.[1277]

Икенче күктә ике туганнар булган Гайсә б. Мәрьям һәм Яхъя б. Зәкәрия (г.с.)нәрне очраталар.[1278]

Җәбраил (г.с.):

– Болар – Яхъя һәм Гайсә (г.с.). Сәлам бир аларга! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) сәлам бирә. Алар Пәйгамбәребез (г.с.)нең сәламен кабул итәләр һәм:

– Хуш килдең, изге кардәш, изге пәйгамбәр! – дип әйтәләр.[1279] Хәер дога кылалар.[1280]

Гайсә (г.с.) урта буйлы, мунчадан чаккан кебек кызгылт йөзле,[1281] шома тигез чәчле,[1282] битендә күп миңнәр була.[1283]

Шуннан өченче катка күтәреләләр. Җәбраил (г.с.) күкнең ишеген кага, күк сакчысына:

– Ач! – дип әйтә.

– Кем син? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Җәбраил мин! – дип әйтә.

– Яныңда кем бар? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Мөхәммәд (г.с.) бар! – дип әйтә.

– Ул (Мигъраҗ өчен) җибәрелдеме? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Әйе! – дип әйтә.

Ишек ачылгач, бар гүзәллекнең яртысы аңа бирелгән Йосыф (г.с.)не очраталар.[1284] Пәйгамбәребез (г.с.):

– И Җәбраил, кем бу? – дип сорый.

Җәбраил (г.с.):

– Бу синең кардәшең Йосыф б. Ягъкуб (г.с.).[1285] Сәлам бир аңа! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) сәлам бирә. Ул Пәйгамбәребез (г.с.)нең сәламен кабул итә һәм:

– Хуш килдең, изге кардәш, изге пәйгамбәр! – дип әйтә.[1286]

Шуннан дүртенче күккә күтәреләләр. Җәбраил (г.с.) күкнең ишеген кага.

– Кем син? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Җәбраил мин! – дип әйтә.

– Яныңда кем булса бармы? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Мөхәммәд (г.с.) бар! – дип әйтә.

– Ул (Мигъраҗ өчен) җибәрелдеме? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Әйе! – дип әйтә.

Күкнең ишеге ачылгач, Идрис (г.с.) белән очрашалар.[1287]

Пәйгамбәребез (г.с.) Җәбраил (г.с.)нән:

– Бу кем? – дип сорый.[1288]

Җәбраил (г.с.):

– Бу – Идрис (г.с.). Сәлам бир аңа! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) сәлам бирә. Ул Пәйгамбәребез (г.с.)нең сәламен кабул итә һәм:

– Хуш килдең, изге кардәш, изге пәйгамбәр! – дип әйтә.[1289] Хәер дога кыла.

Шуннан бишенче кат күккә күтәреләләр. Җәбраил (г.с.) күкнең ишеген кага.

– Кем син? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Җәбраил мин! – дип әйтә.

– Яныңда кем булса бармы? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Мөхәммәд (г.с.) бар! – дип әйтә.

– Ул (Мигъраҗ өчен) җибәрелдеме? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Әйе! – дип әйтә.

Күкнең ишеге ачылгач, Һарун б. Гыймран (г.с.) белән очрашалар.[1290] Ул ак чәчле, куе һәм ак сакаллы, бик чибәр йөзле була.

Пәйгамбәребез (г.с.):

– И Җәбраил, кем бу? – дип сорый.

Җәбраил (г.с.):

– Бу – кавемене сөекле бәндәсе Һарун (г.с.).[1291] Сәлам бир аңа! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) сәлам бирә. Ул Пәйгамбәребез (г.с.)нең сәламен кабул итә һәм:

– Хуш килдең, изге кардәш, изге пәйгамбәр! – дип әйтә.[1292] Хәер дога кыла.

Шуннан алтынчы кат күккә күтәреләләр. Җәбраил (г.с.) күкнең ишеген кага.

– Кем син? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Җәбраил мин! – дип әйтә.

– Яныңда кем булса бармы? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Мөхәммәд (г.с.) бар! – дип әйтә.

– Ул (Мигъраҗ өчен) җибәрелдеме? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Әйе! – дип әйтә.

Күкнең ишеге ачылгач, анда Муса (г.с.) белән очрашалар.[1293] Муса (г.с.) озын буйлы, каратут тәнле,[1294] калку борынлы,[1295] колакларына хәтле салынган шома чәчле,[1296] җиңел сөякле була.[1297] Әйтерсең, Шәнуә кабиләсе ирләреннән берсе![1298]

Пәйгамбәребез (г.с.):

– И Җәбраил, кем бу? – дип сорый.[1299]

Җәбраил (г.с.):

– Бу – кардәшең Муса б. Гыймран (г.с.).[1300] Сәлам бир аңа! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) сәлам бирә. Ул Пәйгамбәребез (г.с.)нең сәламен кабул итә һәм:

– Хуш килдең, изге кардәш, изге пәйгамбәр, өмми пәйгамбәр! – дип әйтә.[1301] Хәер дога кыла.

Шуннан җиденче кат күккә күтәреләләр. Җәбраил (г.с.) күкнең ишеген кага.

– Кем син? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Җәбраил мин! – дип әйтә.

– Яныңда кем бар? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Мөхәммәд (г.с.) бар! – дип әйтә.

– Ул (Мигъраҗ өчен) җибәрелдеме? – дип сорыйлар.

Җәбраил (г.с.):

– Әйе! – дип әйтә.

Күкнең ишеге ачылгач, анда Ибраһим (г.с.) белән очрашалар.[1302] Ул аркасы белән Бәйте Мамурга таянган,[1303] Бәйте Мамур ишегенең каршыдагы бер урындыкта утыра була.[1304]

Бәйте Мамурга көн саен җитмеш мең фәрештә керә, бер кергәннәр кабат керә алмый.[1305]

Пәйгамбәребез (г.с.) Җәбраил (г.с.)нән моның нәрсә икәнлеген сорый.

Җәбраил (г.с.):

– Бу – Бәйте Мамур! – дип әйтә.[1306]

Ибраһим (г.с.)гә карап:

– Сәлам бир аңа! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) сәлам бирә. Ул Пәйгамбәребез (г.с.)нең сәламен кабул итә һәм аңа:

– Хуш килдең, изге улым, изге пәйгамбәр! – дип әйтә.[1307]

Ул бик карт, олуг һәм мәһабәт зат була.[1308] Нәселеннән килгән балаларыннан бит ягыннан аңа иң ның охшашы Пәйгамбәребез (г.с.) була.[1309]

Пәйгамбәребез (г.с.):

– И Җәбраил, кем бу? – дип сорый.[1310]

Җәбраил (г.с.):

– Бу – атаң Ибраһим (г.с.)! – дип әйтә.[1311]

 

Ибраһим (г.с.)нең Пәйгамбәребез (г.с.)гә мөселманнарга җәннәткә күп итеп үсентеләр утыртырга тәблигъ итүен киңәш итүе

 

Ибраһим (г.с.) Пәйгамбәребез (г.с.)гә:

– Өммәтеңә[1312] миннән сәлам әйт![1313] Аларга әмер ит,[1314] хәбәр ит,[1315] җәннәткә үсентеләр утыртуларын күбәйтсеннәр![1316] Чөнки җәннәтнең туфрагы яхшы,[1317] суы татлы,[1318] җире дә киң[1319] һәм тигезлек! – дип әйтә.[1320]

Пәйгамбәребез (г.с.):

– Нәрсә соң ул җәннәткә утыртыла торган үсенте? – дип сорый.[1321]

Ибраһим (г.с.):

– Җәннәткә утыртыла торган үсенте ул “сөбханаллаһи вәлхәмдүлилләһи вә ля илаһә иллаллаһу валлаһу әкбәр”, – дип әйтә.

Ягъни: “Аллаһ бар кимчелекләрдән дә ерак, пакь. Барча мактаулар Аллаһка гына. Аллаһтан башка һичбер илаһ та юк. Аллаһ иң бөек![1322] Бөтен көч, куәт бары тик Аллаһта, Аллаһ белән![1323]

 

Сидрәт әл-мөнтәһага күтәрелү

 

Җәбраил (г.с.) Пәйгамбәребез (г.с.)не җиденче кат күкнең өстендә булган һәм Аллаһтан башка беркем белмәгән урыннарга күтәрә.[1324] Сидрәт әл-мөнтәһага кадәр алып бара,[1325] күтәрә.[1326]

– Бу Сидрәт әл-мөнтәһа! – дип әйтә.[1327]

Сидрәт әл-мөнтәһа – тамырлары алтынчы кат күктә һәм кәүсәсе, ботаклары җиденче кат күктә,[1328] күләгәсе бөтен күкләрне һәм җәннәтне күләгәләп торган,[1329] яфраклары фил колаклары кебек, җимешләре зур балчык савытлар кадәр бер агач; аны Аллаһы Тәгалә җәлал вә газамәт нурының чагылышы каплагач, каплый,[1330] шундый төсләргә төрә,[1331] якут вә зөбәрҗәт яки шуларга охшаш җәүһәрләр[1332] белән бизи,[1333] шулкадәр матурайта ки, Аллаһ яраткан бер нәрсә дә аның матурлыгын тасвирлый алмый.[1334]

Бөтен пәйгамбәрләрнең һәм фәрештәләрнең эшләре Сидрәт әл-мөнтәһага бара, таяна.[1335] Мәхлукларның гыйлеме анда ахырына җитә, төгәлләнә, аның югарысында булганнар хакында бернинди мәгълүматлары да була алмый![1336] Җир йөзеннән сәмага чыгучы анда җиткәч туктый.[1337] Алынган вакытта да шуннан алына.[1338]

 

Рәфрәф һәм күкләр аръягындагы күрешү

 

Пәйгамбәребез (г.с.) белдергәнчә, Җәбраил (г.с.) аны югары күтәрә-күтәрә, ниһаять, (язмышны вә кадәрне язган) каләмнәрнең кыштырдап язганы ишетелерлек кадәр биек бер урынга чыгара.[1339]

Пәйгамбәребез (г.с.) җәннәттән ямь-яшел бер рәфрәф (ефәк түшәк)нең көтмәгәндә офыкны каплаганын, тутырганын күрә.[1340] Ул аның (рәфрәфнең) өстенә утыра. Җәбраил (г.с.) Пәйгамбәребез (г.с.)нән кала.[1341] Пәйгамбәребез (г.с.) Газиз вә Җәббар булган Раббысына күтәртелеп якынайтыла.[1342] Аңардан бөтен тавышлар киселә.[1343]

Пәйгамбәребез (г.с.) Раббысының:

– Курыкма, я Мөхәммәд, якынрак кил! – дип әйткәнен ишетә башлый.[1344]

Ниһаять, беркем беркайчан ирешмәгән Якынлык мәкамына, Илаһи кабулга, Илаһи икрам һәм ихсанга ирешә.[1345]

Ибн Габбастан риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез (г.с.):

– Мин Раббымны күрдем! – дип әйтә.[1346]

Пәйгамбәребез (г.с.) Җәбраил (г.с.)нең дә Мәләи Әгълада Аллаһтан куркуы һәм Аңа ихтирамыннан дөя йоныннан тукылган искергән тукымага охшап калганын күрә.[1347]

Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез (г.с.)гә теләгәнен вәхи итәргә теләгән нәрсәләрне теләгәнечә вәхи итә.[1348]

Аллаһы Тәгалә Ибраһим (г.с.)не самими дуслык белән, Муса (г.с.)не кәламы белән, Мөхәммәд (г.с.)не исә күрү (руэйәт) белән аырым өстенлек белән шәрәфләндергән.[1349]

 


Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2018 год. Все права принадлежат их авторам!