Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Мөшрикләрнең Пәйгамбәребез (г.с.)гә кылган дошманлык һәм явызлыкларының кайберләре



 

1. Үбәйй б. Хәләф белән Гукбә б. Әби Мугайт бер-берләренең җан дуслары булалар.

Гукбә б. Әби Мугайтның вакыт-вакыт Пәйгамбәребез (г.с.) янына килеп аның сөйләгәннәрен тыңлап торган чаклары була. Гукбәнең бу хәрәкәте Үбәйй б. Хәләфкә барып ирешкәч, Үбәйй Гукбәгә:

– Син Мөхәммәд белән утырып аның сөйләгәннәрен тыңлыйсың икән дип ишеттем. Тагын бер кат аның белән утырып сөйләгәннәрен тыңласаң, барып аның битенә төкермәсәң, йөзем синең йөзеңә харам булсын! Синең белән артык сөйләшмәм, – дип әйтә һәм куркыныч ант эчә.

Монан соң Гукбә б. Әби Мугайт Пәйгамбәребез (г.с.) янына барып Үбәйй б. Хәләфнең теләген җиренә җиткерә.[754]

Гукбә б. Әби Мугайтның шул көнне төкергән шакшы төкереге аркасында Пәйгамбәребез (г.с.)нең нәфис яңаклары кибә, һәм аның эзләре гомеренең ахырына кадәр югалмый.[755]

Аллаһы Тәгалә моңа карата иңдергән аятьләрендә болай ди: “Ул көнне (Кыямәт көнендә) залим кеше кулларын тешләп: “Их, шул пәйгамбәр белән бер юл тоткан булса идем! Ни үкенеч миңа! Шул фәләнне дус итмәгән булса идем! Чөнки зикер (Коръән) миңа килгәч, ул мине адаштырды. Шайтан кешене йөзтүбән ташлап кимсетер”, – дип әйтер”.[756]

2. Хз. Госман кү(З)ләреннән яшь түгә-түгә аңлатканча, Пәйгамбәребез (г.с.) беркөн Кәгъбәне тәваф кылганда шул вакытта Кәгъбәнең Хиҗер өлешендә Гукбә б. Әби Мугайт, Әбү Җәһел Гамр б. Һишам һәм Үмәййә б. Хәләф утыра булалар. Пәйгамбәребез (г.с.) алар яныннан үтеп барган чакта, алар аңа төрттереп сүзләр әйтәләр. Бу сүзләргә Пәйгамбәребез (г.с.)нең ачуы килгәне йөзенә чыга.



Хз. Госман Пәйгамбәребез (г.с.) янына килә. Хз. Әбү Бәкер белән алар икәү Пәйгамбәребез (г.с.)не араларына алалар, һәм бармакларын бармаклары араларына алып, бөтен тәвафны шулай тотынышып кылалар.

Әбү Җәһел һәм аның иптәшләре яныннан үткәндә, Әбү Җәһел Пәйгамбәребез (г.с.)гә:

– Валлаһи, диңгездә бер кыл кисәген чылатырлык су булганда, син аталарыбыз табынып килгән тәңреләргә табынудан тыйганыңча, синең белән килешмәячәкбез! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.):

– Мин дә шулай, – дип әйтә.

Шуннан тәвафның өченче катында да шулай ук эшләп дүртенче катын кыла башлаганда, Әбү Җәһел урыныннан сикереп тора да Пәйгамбәребез (г.с.)нең якасыннан тотмакчы була, этелеп йомшак җиренә барып төшә.

Хз. Әбү Бәкер Үмәййә б. Хәләфне, Пәйгамбәребез (г.с.) Гукбә б. Әби Мугайтны этеп җибәрәләр. Алар Пәйгамбәребез (г.с.) яныннан китә төшкәч, ул аягында торган көе аларга:

– Валлаһи, сезгә ашыгыч газап мөбах булганчы сез моннан ваз кичмәячәксез! Сез пәйгамбәрегез өчен нинди яман кавемсез! – дип әйтә дә өенә кайтып китә.



Хз. Әбү Бәкер белән хз. Госман аны өенә кадәр артыннан озата баралар.

Пәйгамбәребез (г.с.) ишек төбендә аларга борылып:

– Сөенегез, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә динен ачачак, аны өстен кылачак, пәйгамбәренә ярдәм итәчәк. Шул сез күргән кешеләр – Аллаһы Тәгалә сезнең кулларыгыз белән тиздән бугазлап үтерәчәк бәндәләр, – дип әйтә.

Хз. Госман:

– Валлаһи, мин Аллаһы Тәгаләнең безнең куллар белән аларны бугазлаганын күрдем, – дип әйтә.[757]

3. Пәйгамбәребез (г.с.) беркөн кайбер мөшрикләр тарафыннан кыйналып канга баткан килеш утырган вакытта, Җәбраил (г.с.) килә һәм:

– Ни булды сиңа? – дип сорый.

Пәйгамбәребез (г.с.):

– Миңа шул мөшрикләр кыласыларын кылдылар, – дип әйтә.

Җәбраил (г.с.):

– Сиңа бер могҗиза күрсәтүемне телисеңме? – дип сорый.

Пәйгамбәребез (г.с.):

– Әйе, күрсәт, – дип әйтә.

Җәбраил (г.с.) вадиның каршы ягындагы агачка карап:

– Шул агачны чакыр! – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) чакыргач, агач аның каршына кадәр килеп туктый.

Җәбраил (г.с.):

– Аңа әйт, кире китсен, – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.) кире китәргә кушкач, агач элекке урынына кадәр китә.

Пәйгамбәребез (г.с.):

– Җитәр! – дип әйтә.[758]

4. Мәхзум улларыннан Әбү Җәһел белән Вәлид б. Мугыйрә һәм өченче бер иптәшләре,[759] үзара Пәйгамбәребез (г.с.)не үтерергә планлаштырып йөриләр.[760] Әбү Җәһел, Пәйгамбәребез (г.с.)не намаз укыганда күрсә, башын таш белән изәргә ант итә.[761]

– Мөхәммәдне күрсәм, шулай, шулай итәчәкмен, – дип әйтә.[762]

Бер көнне Пәйгамбәребез (г.с.) Кәгъбәдә намаз укыган чакта Әбү Җәһелгә:

– Әнә, Мөхәмәд анда! – диләр.

Әбү Җәһел:

– Кайда ул? – дип сорап тора, ләкин Пәйгамбәребез (г.с.)не күрә алмый.[763]

Пәйгамбәребез (г.с.) Кәгъбәдә намаз укырга басып кыйраәтен башлап һәм Мәхзум улларының аның кыйраәтен ишетеп тә[764] Әбү Җәһелнең эше уңмагач,[765] Пәйгамбәребез (г.с.)не үтерер өчен Вәлид б. Мугыйрәне җибәрәләр.

Вәлид Пәйгамбәребез (г.с.) намаз укыган урынга кадәр килә, ләкин ул да аның кыйраәтен ишетә, әмма үзен күрә алмый.

Иптәшләре янына кайтып, бу хәлне аларга аңлата:[766]

– Валлаһи, тавышын ишетәм, үзен күрмим, – дип әйтә.

Шуннан иптәшләреннән өченчесе:

– Валлаһи, аның башын мин барып изәчәкмен! – дип әйтә дә кулына бер таш алып китә.

Кире әйләнеп кайта һәм аңын югалтыр хәлдә егыла.

Аңардан:

– Ни булды сиңа? – дип сорыйлар.

– Минем башыма бәла килде. Мин бер кеше күрдем. Аның янына якынайгач, бер бура (ике өркәчле ата дөя) белән очраштым, ул колакларын селкетеп тора иде. Минем үз гомеремемдә мондый бура кебек зур бура күргәнем булмады! Ул Мөхәммәд белән минем арага керде дә шунда торды. Лят вә Гозза белән ант итәмен ки, әгәр аңа тагын бераз якынайсам, ул мине һичшиксез ашар иде! – дип әйтә.[767]

Шуннан Мәхзум уллары Пәйгамбәребез (г.с.) намаз укыган һәм аның кыйраәте ишетелгән җиргә бергәләшеп баралар. Тавышка якынайгач, ул аларның артларыннан ишетелә башлый. Артларына борылып тавышка таба барсалар, ул янә аларның артларында ишетелә башлый.

Кире кайталар, Пәйгамбәребез (г.с.)гә теләгән явызлыкларын кылу юлын табалмыйлар.[768]

“Без аларның алларына бер киртә, артларына бер киртә куйдык та аларны томаладык, шулай итеп алар күрә алмаслар” мәгънәсендәге аять[769] Әбү Җәһел һәм аның иптәшләренең Пәйгамбәребез (г.с.)гә каршы корылган явыз ниятләренә карата назил булган дип риваять ителә.[770]

5. Корәеш мөшрикләренең абруйлы кешеләреннән торган бер җәмәгать Кәгъбәнең Хиҗерендә җыелып:

– Мөхәммәдне күргәч тә бөтенебез бер кеше кебек сикереп торабыз да, өстенә ташланачакбыз. Аны үтермичә туктамаячакбыз, – дип Лят вә Гозза, Мәнат, Исаф вә Наилә потлары белән ант итешәләр.

Хз. Фатыйма елый-елый Пәйгамбәребез (г.с.) янына килә дә:

– Шул корәешлеләрнең абруйлылары сиңа каршы килешү төзеделәр: сине күргәч тә өстеңә ташланып үтерәчәкләр, – дип әйтә.

Пәйгамбәребез (г.с.):

– И кызым, миңа тәһарәт суы китер, – дип әйтә.

Ул тәһарәт ала да Мәсҗиде Харамга тегеләрнең янына бара.

Мөшрикләр аны күрүгә:

– Әнә ул! – диләр.

Әмма карашлары аска төбәлә, иякләре күкрәкләренә төшә, утырган урыннарыннан алга да, артка да кузгала алмыйлар. Башларын күтәреп Пәйгамбәребез (г.с.)гә карый алмыйлар. Араларыннан берсе дә торып аңа таба бармады.

Пәйгамбәребез (г.с.) баш түбәләре янына килеп туктый, җирдән бер уч туфрак ала да:

– Йозләрегез кара булсын! – дип аларның өсләренә сибә.

Араларында өстенә бу туфрак эләккән бөтен кеше Бәдер сугышында кяфер буларак үтерелә.[771]

 

Пәйгамбәребез (г.с.)нең Таифнең абруйлы кешеләрен иманга дәгъвәт итәргә, аңа ярдәм итүләрен сорарга баруы һәм аннан Мәккәгә кайтуы

 

Дәү абыйсы Әбү Талибның вафатыннан соң[772] нөбүвәтнең унынчы елында, шәгъбан ае бетәргә[773] өч төн кала,[774] янына азат иткән колы һәм асрамага алган улы Зәйд б. Харисәне алып,[775] Пәйгамбәребез (г.с.) җәяү[776] Таифкә китә.[777]

Таиф шәһәренә Мәккәдән җәяү барганда бер көндә барыла, Таифтән Мәккәгә исә ярты көндә кайтыла була.[778] Пәйгамбәребез (г.с.)нең Таифкә баруының максаты – Таифнең зур кешеләре белән күрешеп сөйләшү, аларга бер булган Аллаһка иманга,[779] исламга дәгъвәт итү,[780] Аллаһ катыннан китереп тәблигъ иткән нәрсәләрне кабул итүләрен сорау,[781] кавеме булган корәеш мөшрикләрдән[782] үзен сыендыруларын,[783] саклауларын,[784] аңа ярдәм итүләрен сорау була.[785]

Пәйгамбәребез (г.с.), Таифкә баргач, анда сәкыйф (الثقفي) кабиләсенең зур кешеләреннән һәм аксөякләреннән кайбер кешеләр белән күрешә. Болар

1) Габди Йалил б. Гамр б. Гумәйр,

2) Мәсгуд б. Гамр б. Гумәйр,

3) Хәбиб б. Гамр б. Гумәйр исемле өч бертуган була.[786] Боларны арасыннан берсенең хатыны Җумах уллары гаиләсеннән була.[787]

Пәйгамбәребез (г.с.) алар белән утырып сөйләшә.[788] Үзенең Аллаһ тарафыннан җибәрелгән бер пәйгамбәр икәнлеген аңлата. Корәеш мөшрикләренең дучар иткән газаплауларыннан зарлана.[789] Аларны Аллаһка иман китерергә чакыра, ислам динен таратырга ярдәм итүләрен һәм үз кавеме булган корәештән каршы торучыларга бергә хәрәкәт итүләрен сорарга дип яннарына килгәнлеген әйтә.[790]

Аларның берсе:

– Әгәр Аллаһ сине пәйгамбәр итеп җибәргән булса, Кәгъбәнең япмасын тартып төшерәм![791] (Әгәр Аллаһ сине пәйгамбәр итеп җибәрсә, Кәгъбәнең япмасын төшерәм,[792] ертып ташлыйм!) – дип әйтә.[793]

Икенчесе:

– Аллаһ синнән башка пәйгамбәр итеп җибәрерлек кеше тапмадымыни?![794] Аллаһ синнән башка берәр кешене пәйгамбәр итеп җибәрүдән гаҗизмени? – дип әйтә.[795]

Өченчесе исә:

– Валлаһи, мин синең белән беркайчан да сөйләшмәячәкмен.[796] Чөнки син, үзең әйтмешли,[797] Аллаһ тарафыннан җибәрелгән булсаң, әлбәттә, минем сиңа җавап бирүемә мохтаҗ түгелсең, бик би(О)ек бер урындасың димәк.

Әгәр син Аллаһка каршы ялган сөйлисең икән, синең белән сөйләшү миңа болай да ярамый, – дип әйтә.[798]

Таифлеләр:

– Кавемең сине кабул итмәгән, ә син торгансың да безгә килгәнсең. Без, валлаһи, синең килүеңә риза түгел. Синнән куркабыз, сине кире кагабыз, – диләр.[799]

Шулай итеп таифлеләрдән сыендыручы, ярдәм итүче беркем дә булмый.[800]

Пәйгамбәребез (г.с.) сәкыйф кабиләсеннән хәер киләчәгеннән өметен өзеп яннарыннан киткәндә,[801] аларга:

– Алайса минем белән булган нәрсәләр сер булып калсын, – дип әйтә.[802]

Пәйгамбәребез (г.с.), Таифкә килгәнен ишетеп, кавеменең үзенә карата җөрьүтләрен арттыруларын теләми.[803] Ләкин таифлеләр аның үтенечен үтәмиләр.[804]

Халид әл-Әдвани әйтә: “Рәсүлуллаһ (г.с.) сәкыйф кабиләсенә ярдәм сорап килгәч, Таифнең көнчыгышында җәягә яки таякка таянып торган хәлдә күрдем. Ул башыннан ахырына кадәр укыган Тарикъ сүрәсен мин җаһилия дәверендә әлдә мөшрик булганда ишетеп ятладым. Таифлеләр мине чакырып:

– Шул кешедән ишеткән нәрсәң ни иде? – дип сорадылар.

Ятлаган сүрәне аларга укыдым.

Аларның янында булган корәешлеләрдән бер кеше:

– Без үз кешеләребезне яхшырак беләбез. Ул сөйләгәннәрнең хак һәм дөрес икәнен белсәк, аңа ияргән булыр идек, – диде”.[805]

Пәйгамбәребез (г.с.) Таифтә ун көн кала.[806]

Сәкыйф кабиләсе зур кешеләреннән аның янына барып сөйләшмәгән бер кеше дә калмый.

Таифлеләр Пәйгамбәребез (гс.)нең тәкъдимен кабул итмиләр. Яшь буынның мөселман булып китүләреннән куркалар. Пәйгамбәребез (г.с.)гә:

– Син хәзер үк безнең туфраклардан чыгып кит! Сине кайда коткарырга ризалар, шунда барып сыен! – дип әйтәләр.[807] Пәйгамбәребез (г.с.)не иң тупас кире кагу белән кире кагалар.[808] Аны мәсхәрәлиләр.[809]

Моның белән генә дә туктамыйча, араларында булган акылга җиңел, тиле кешеләрне,[810] колларны[811] котырталар,[812] кычкырталар, Пәйгамбәребез (г.с.)не сүктерәләр. Халыкны аның янына туплыйлар. Сукбай, кара халык, әтрәк-әләмне[813] Пәйгамбәребез (г.с.) үтеп китәргә тиешле юлның ике ягына утырталар. Пәйгамбәребез (г .с.) аларның арасыннан үткәндә, аякларын атлаган саен[814] аткан ташлар белән яралыйлар, канаталар,[815] аның аяк киемнәре канга буяла.[816]

Пәйгамбәребез (г.с.) аяклары авыртуга түзә алмыйча җиргә утыргач, аны кулларыннан тотып күтәрәләр. Ул бара башлагач, янә таш ата башлыйлар, көлешәләр.

Зәйд б. Харисә, атылган ташларга үзенең гәүдәсен калкан итеп, Пәйгамбәребез (г.с.)не сакларга тырыша. Ташлар белән аның да башы бик каты яралана.[817]

Таифнең абруйлы өч бертуганнарның берсендә кияүдә булган Сафиййә бинте Мәгъмәр әл-Җумахи[818] белән очрашкач, Пәйгамбәребез (г.с.) аңа:

– Ирең ягыннан туганнарың менә нәрсәгә дучар итте безне! – дип зарын белдерә.[819]

Таифлеләрнең тилеләре Пәйгамбәребез (г.с.)не Гутбә һәм Шәйбә б. Рәбиганың Таифтәге бакчасына сыенганчы артыннан баралар, шуннан гына әйләнеп китәләр.[820] Алар арасыннан һәм кулларыннан котылганда, Пәйгамбәребез (г.с.)нең аякларыннан каннар ага була.[821]

Ул сыенган бакчадагы бер йөзем куагы күләгәсенә утыра.

Гутбә һәм Шәйбә б. Рәбига Пәйгамбәребез (г.с.)гә ни кылганнарын карап торалар.[822] Ул исә аякларыннан аккан каннардан, яралардан[823] бик сызлана, авыр хәлдә була. Башын күтәреп караса, бакчада Гутбә б. Рәбига белән Шәйбә б. Рәбиганы күрә.[824] Аларның Аллаһка һәм рәсүленә булган[825] дошманлыкларын белгәнгә күрә,[826] аларның бакчаларында каласы килми,[827] яннарына барырга да теләми.[828]

Пәйгамбәребез (г.с.), бераз ял итеп тынычлангач[829] һәм ике рәкәгать намаз укып алгач,[830] кулларын күккә күтәрә дә[831] Аллаһы Тәгаләгә хәлен болай аңлата: “И Аллаһ! Көкемнең зәгыйфьлегеннән, мөмкинлекләремнең азлыгыннан, халык күзендә бик түбән күренүемнән Сиңа зарланам. И мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе! Син – зәгыйфь-көчсезләрнең Раббысы! Син – минем Раббым!

Син мине кемгә, Синнән ерак һәм мине күргәч чырае бозылган кешеләргәме, эшемне кулына биргән дошмангамы калдырасың? Әгәр Синдә миңа карата ачу булмаса, мин һич моңа гамь чикмәм. Синең гафу вә мәгъфирәтең минем өчен ачуыңнан киңрәк. Минем өстемә газап иңдерүеңнән, яки миңа ачулануыңнан Синең караңгылыкны яктырткан, дөнья вә ахирәт эшләрен тәртипкә салган Йөзеңнең (Затыңның) Нурына сыенам. Бар нәрсә дә Синең ризалыгың эчендә һәм бөтен көч, куәт тә Синдә, Синең Кулыңда”.[832]

 


Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2018 год. Все права принадлежат их авторам!