Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)






Мөшрикләрнең Пәйгамбәребез (г.с.)гә элекке тәкъдимнәрен кабатлаулары



 

Хз. Хәмзә исламга кергән һәм мөселманнарның сафлары көннән-көн арткан вакыт була.[278] Араларында Әбү Җәһел дә булган[279] корәеш мөшрикләренең абруйлы затлары беркөн җыелыш ясыйлар[280] һәм:

– Мөхәммәднең эше таралды, безнең эшләребезне бутады.[281] Сихердә, күрәзәлектә, шигырьдә иң алдынгы кем бар, шуны эзләп табыгыз да,[282] бердәмлегебезне какшаткан, эшебезне бутаган, динебезне гаепләгән[283] шул кеше янына барып аның белән бер сөйләшсен.[284] Безгә каршы торган нәрсәсе белән (дине белән) нишләргә җыенганын карасын.[285] Шуннан безгә хәбәр итәр.[286] Бу эшне эшләргә исә Гутбә б. Рәбигадан да кулай беркемне дә белмибез, – диләр.[287]

Бу вакытта Гутбә б. Рәбига мөшрикләр янында, Пәйгамбәребез (г.с.) исә җыелыш урынына якын гына бер җирдә ялгызы утыра була.[288]

Гутбә б. Рәбига:

– Валлаһи, мин – шигырь күрәзәлек һәм шигырьнең һәр төрен ишеткән һәм борар хакындагы белемнәрне өйрәнгән кеше. Миңа боларның яшерен, серле калган бер яклары да юк.[289] И корәеш җәмәгате! Ми(Н) торып Мөхәммәд янына барыйм, аның белән сөйләшим. Аңа кайбер нәрсәләр тәкъдим итим. Тәкъдим ителгән нәрсәләрдән кайсысын кабул итсә, теләгәнен аңа бирербез. Бәлки безнең белән тартышудан ваз кичәр, – дип әйтә.

Мөшрикләр:

– Ярый, и Әбү әл-Вәлид! Тор, аның янына бар, сөйләш үзе белән, – диләр.

Гутбә шундук калка да Пәгамбәребез (г.с.) янына барып утыра һәм: “И карендәшемнең улы! Син дә беләсең ич: кабиләдә шәрәф һәм нәсел ягыннан арабызда өстен урын алып торасың. Ләкин кавемең башына зур бер эш, бер борчу китердең.



Аның белән аларның бердәмлекләрен какшаттың, аның белән аларның акылларын акылсызлык дип санадың, аның белән аларның илаһларын һәм диннәрен гаепләдең, аның белән аларның ата-бабаларыннан калган нәрсәләрне көфергә чыгардың.[290] И Мөхәммәд! Синме хәерлерәк, юкса Һашиммы?[291] И Мөхәммәд! Синме хәерлерәк, юкса Габделмотталибмы? Синме хәерлерәк, юкса Габдуллаһмы?” – дип сорый.

Пәйгамбәребез (г.с.) Гутбәнең бу сорауларына бер җавап та бирми, дәшми.[292]

Гутбә: “Әгәр боларның синнән дә хәерлерәк булганлыкларын кабул итсәң, алар син гаепләгән илаһларга табыналар иде. Юк икән, әгәр син үзеңне алардан хәерлерәк дип санасаң, сөйләш. Моның турында ни әйткәнеңне дә ишетик. Без беркайчан да кавеменә бәхетсезлек китерә торган һәм авыр килгән бернәрсә дә күрмәдек. Бердәмлегебезне какшаттың, эшебезне бутадың, гарәпләр арасында безне түбәнсеттең! Корәйшиләр арасында бер сихерче, бер күрәзәче чыккан, дип әйттерттең! Валлаһи, без кылычларыбыз белән бер-беребезне юк итәргә күтәрелүебездән шау-шудан башка берни дә көтмибез.[293] Син мине тыңла әле: сиңа берничә тәкъдим ясамакчымын. Бәлки аларның кайсысын булса кабул итәрсең”, – дип әйтә.



Пәйгамбәребез (г.с.)

– Сөйлә, и Әбү әл-Вәлид, тыйңлыйм, – дип әйтә.

Гутбә: “И карендәшемнең улы! Әгәр син китергән бу эш белән мал казанырга телисең икән, арабызда иң бае булганчы малларыбыздан сиңа дип мал җыйык. Әгәр син моның белән шәрәф вә шан казанырга телисең икән, сине сәед (ХУЖА?)итик һәм синнән башка бер генә дә карар кабул итмик. Әгәр син моның белән хөкемдар булырга телисең икән, сине үзебезгә хөкемдар итеп куйыйк. Әгәр шул сиңа килгән нәрсә үзеңә генә күренгән һәм аны яныңнан куарга көчең җитмәгән бер җен булса һәм син аның тәэсире астында калган булсаң – кайчак болай да булала, – бәлки без сине аннан коткарганчы малларыбызны бу юлда сарыф итик”, – дип әйтә.

Гутбә сүзен бетергәнче Пәйгамбәребез (г.с.) аны тыңлап тора. Шуннан:

– И Әбү әл-Вәлид! Әйтер сүзеңне әйтеп бетердеңме? – дип сорый.

Гутбә, әйе, дигәч, Пәйгамбәребез (г.с.):

– Хәзер инде син мине тыңла! – дип әйтә.

Гутбә:

– Ярый, – дип җавап кайтар.

Пәйгамбәребез (г.с.) бисмилләсен әйтеп Фуссыйләт сүрәсен укый башлый. Гутбә исә дәшмичә артка ава төшеп ике кулына таянган килеш аны тыңлат(П)тора.

Пәйгамбәребез (г.с.) Фуссыйләт сүрәсенең сәҗдә аяте булган 37 нче аятен дә укып сәҗдә кылганнан соң:

– И Әбү әл-Вәлид! Беркат та ишетмәгән нәрсәне ишеттең. Инде хәзер үзең кара! – дип әйтә.

Шуннан Гутбә торып иптәшләре янына бара. Тегеләр бер-берләренә:

– Валлаһи, Әбү әл-Вәлид моннан киткәндәге йөзе белән кайтмады! – дип әйтешәләр.

Килеп яннарына утыргач, Гутбәгә:

– И Әбү әл-Вәлид, ни хәбәрең бар? – дип сорыйлар.

Гутбә:

– Валлаһи, мин гом(Е)ремдә беркайчан да охшашын ишетмәгән бер сүз ишеттем. Валлаһи, ул шигырь дә, сихер дә, күрәзәлек тә түгел.

И корәеш җәмәгате! Килегез, мине тыңлагыз! Сез бу эшне миңа калдырыгыз. Ул кешене үз хәлен(Д)ә калдырыгыз. Сез аңа тимәгез. Аннан ерак торыгыз. Валлаһи, минем аңардан ишеткән сүз – зур бер хәбәр булачак. Әгәр гарәпләр аны үтерсәләр, сез бернинди дә көч куймыйча аннан котылган булырсыз. Әгәр ул гарәпләргә хаким булса, аның хакимияте сезнең хакимиятегез, аның кодрәте вә шәрәфе сезнең котдәт (???)вә шәрәфегез димәк. Сез шул рәвешчә аның аркасында кешеләрнең иң бәхетлесе булырсыз![294] И кавемем! Килегез, бүген миңа буйсынып сүземне тыңлагыз, соңыннан миңа каршы баш күтәрерсез! – дип әйтә.[295]

Корәйшиләр:

Валлаһи, и Әбү әл-Вәлид, ул сине дә теле белән сихерләгән! – диләр.

Гутбә:

– Бу – минем аның хакындагы карашым. Сез ничек теләсәгез, шулай итегез! – дип әйтә.[296]

Гутбә корәеш мөшрикләренә:

– Мөхәммәд: “Әгәр алар бу бәяннан соң да иманнан йөз чөерсәләр: “Гадь һәм Сәмуд кавемнәрен суккан яшен кебек, сезгә дә бер газап килә алуын хәтерләтәм”, дип әйт” (Фуссыйләт: 13), – дигәч, артык укымасын өчен мин кулым белән аның авызын ябып, аңа туганлык җепләре белән ант бирдем. Чөнки Мөхәммәднең берәр нәрсә сөйләгән чакта һич кенә дә ялганламаганын белгәнем өчен, өстебезгә газап киләчәгеннән курыктым, – дип әйткәне дә риваять ителә.[297]

 


Эта страница нарушает авторские права

allrefrs.ru - 2018 год. Все права принадлежат их авторам!